18 апрель 2012 яңалыклары
-
Искә алу кичәсе булды
Хәрби корреспондент Виталий Егоровны искә алу кичәсе 1 нче гимназиядә булды.
-
Зур Бахта елгасындагы хәл
10 апрельдә, якынча кичке сәгать алтылар тирәсендә Дүрт-Өйле авылыннан өстәрәк урнашкан буа җыелган су һәм боз басымына чыдамый. Зур Бахта елгасыннан меңнәрчә кубометр су зур дулкын булып юлда очраган бар нәрсәне дә җимереп түбәнгә омтыла.
-
ЮХИДИ идарәсе начальнигы кабул итә
26 апрельдә, 12 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр, Чистай районы буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы булегенең ЮХИДИ булеге бинасында: Курченко урамы 1 нче йортта, ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы Р.Н. Миңнеханов гражданнарны кабул итә.
-
Старт ярыйсы гына булды
1 апрельдә бөтен республикадагы кебек үк Чистай муниципаль районында да санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык старт алды. Икеайлык башлануга һава торышы берникадәр комачаулык итте, хәзер һава температурасы күтәрелде һәм урамнарны кышын җыелган чүп-чардан чистарту һәм чүпне чыгару өчен бернинди дә киртә юк.