Ике айда Татарстан трассаларында 110 экологик бозу очрагы ачыкланган
...
Татарстанда санитар-экологик икеайлык вакытында төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары буендагы территорияләрдә табигатьне саклау законнарын бозуның 110 очрагын ачыкладылар. Бу хакта «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесендә хәбәр иттеләр.
1 апрельдән 31 майга кадәр «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесе белгечләре, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә, республиканың 43 муниципаль районында 118 автомобиль юлы янәшәсендәге участокларны тикшерделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча җир кишәрлекләре милекчеләренә һәм муниципалитет җитәкчеләренә җиде күрсәтмә һәм 75 кисәтү бирелде, шулай ук бер административ беркетмә төзелде. Бозуларны бетерүгә ике ай вакыт бирелгән. Бүгенге көнгә 41 кагыйдә бозу очрагы бетерелгән.
Юл буе территорияләрен карап тоту буенча иң югары күрсәткечләр Кама Тамагы, Саба һәм Апас районнарында теркәлгән: мониторинг вакытында анда бер генә бозу очрагы да ачыкланмаган.
Белгечләр автомобиль юллары буендагы санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклауга аерым игътибар бирделәр. Аларның сүзләренә караганда, трассалар янында чүп-чар җыелу әйләнә-тирә мохиткә зыян китереп кенә калмый, янгын чыгу куркынычын да арттыра, шулай ук юл хәрәкәте иминлегенә дә куркыныч тудыра.
Чыганак: «Вести Татарстан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев