Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай үзәк китапханәсендә Әлфия Сибгатуллинаның китабын тәкъдир итү кичәсе узды

Май аеның ямьле бер көнендә Чистай үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе кунаклар каршы алды.

Республикабызның төрле районнарыннан язучы-авторларны каршы алу аеруча зур бәйрәм. Бүген икеләтә шатлык­лы вакыйга дип әйт­сәм дә, ялгыш булмас. Без бүген якташыбыз Әлфия Рифкать кызы Сибгатуллинаның (Нуруллина) «Үз юлым» дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсенә җыелдык. Кичәне берләшмә җитәкчесе Розалия Харис кызы Шәйхетдинова ачып җибәрде.
Күңелемдә якты балкыш
Әти-әнидән иңгән.
Тирә-якка нур чәчәргә
Ул бу дөньяга килгән…
Әлеге юллар нәкъ менә Әлфия Рифкать кызына туры килеп язылган. Аннан соң Әлфия ханымны сәхнә түренә чакырып, ана сүз бирелде. Ул үзенең тормышы, иҗатка ничек килүе, беренче язмалары турында сөйләде. Әлеге сөйкемле, уңган-булган авторга шактый гына тормыш сынауларын үтәргә туры килгән.
Соңгы кыңгырау чыңлагач,
Хушлаштык мәктәп белән.
Белми идем тормыш юлын
Башларга ниләр белән. . .
Кош, балаларын оядан чыгарып, беренче тапкыр канатларын кагарга өйрәткән сыман, авторга авыр чакта җылы сүзләре, игелекле эшләре белән ярдәм итүче туганнары — Чис­тай шәһәрендә яшәүче Гөлшат апа белән Фаил абый гаиләсе ныклы терәк, таяныч булганнар. Тормышта дөрес юлны табарга өйрәтүче газиз якыннары янәшәсендә хезмәт юлына аяк баскан ул.
Кичәбезгә килгән Гөлшат апаны күргәч тә, аның мөлаем йөзе, олы йөрәкле булуы, сабырлыгы, халкыбызга гына хас булган иң матур, күркәм сыйфатлары һәркайсыбызны сок­ландырды. Әлфия апасына чиксез олы хөрмәт хисләрен белдереп, аның иңнәренә ак яулык ябып, рәхмәтләрен җиткерде.
Күңелем сандыгында кала
Үтелгән елларыбыз.
Өзелмәсен елларыбыз,
Күрешсен кулларыбыз, —
ди автор.
Бүгенге кичәгә Әлфия Рифкать кызын котларга Түбән Камадан килгән бертуган абыйсы Фоат Рифкать улы Нуруллин, Казан шәһәре Аксакаллар шурасы җитәкчесе урынбасары, Түбән Кама шәһәре һәм районының Аксакаллар шурасы җитәкчесе Васил Камалов, Әлмәт шәһәреннән Минсәгыйть Зәйнулла улы — туган ягы Самара өлкәсе Шенталы районы Денис авылында зур музей ачкан шәхес-китаплар авторы, «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе әгъзалары, шәһәребездән кунаклар килде. Хезмәттәш һәм иҗатташ дуслары Әлфия Рифкать кызының тормышта армый-талмый эшләвен, милли җанлы, киң күңелле кеше булуын, матур гаилә булып яшәүләрен сөйләделәр. Аңа иң җылы теләкләрен юлладылар, Васил Камалов Рәхмәт хаты тапшырды. Ә Аксубай районы Такталы авылыннан килгән кунаклар, якташлары — Гөлфия Гыйниятуллина, Мәүлидә Шакирова «Такталым» дигән, туган якларның җылысын җыйган җыр бүләк иттеләр. Рәхәтләнеп аралашып, үткәннәрне искә алып, киләчәккә якты хыяллар корып сөйләшә торгач, кичәбез сизелми дә үтеп китте. Һәр автор үз шәһәренең яктылыгын, йөрәк түрләреннән чыккан җылы хисләрен безгә бүләк итеп калдырды. «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе әгъзасы Альмира Инзил кызы Шәрифуллина кунакларыбыз хөрмәтенә иң матур җырын бүләк итте. Берләшмә җитәкчесе Розалия Харис кызы берничә китап авторы, талантлы язучы Әлфия Рифкать кызына якты, җылы хисләр белән тулган теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты тапшырды.
Очрашу никадәр күңелле, сөйләр сүзләр шактый булса да, саубуллашыр вакыт та җитте. Ә бу, үз чиратында, яңадан да очрашулар көтә дигән сүз.
Хушлашмыйк без,
бары саубуллашыйк,
Очрашырбыз җае килгәндә.
Сезне күргәч без баш иярбез,
Сез дәшегез, безне күргәндә.
Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле
Күңелләрдә калсын уелып.
Соңгы кабат булмас язган булса,
Гөрләшербез, кабат җыелып.

Розалия Шәйхетдинова, «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев