Чистай районында бәрәңге склады төзеләчәк
...
Татарстанда тагын бер бәрәңге склады төзелешенә әзерләнәләр. Дәүләт экспертизасы Чистай районы Александровка авылы янында урнашачак саклагычның проект документациясенә уңай бәяләмә бирде. Мәгълүматлар капиталь төзелеш объектларының проект документларына экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестрысайтында бастырылган.
Яңа бәрәңге саклагыч 7,3 мең тонна продукция сыйдыра алачак. Сүз комплекс составындагы 4.3нче бина турында бара, төзүче – «Чистопольская» агрофирмасы. Төзелешне башлау вакыты әлегә билгеле түгел, әмма проект инде барлык килештерүләрне узган.
Чыганак: «Вечерняя Казань»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев