Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районы авылында «Чиста болыннар» акциясе узды

Чарада «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән бергә «Батыр» көрәш спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты

Четырчы авылында спортчыларны һәм активистларны берләштергән «Чиста болыннар» экологик акция узды. Чарада «Батыр» спорт көрәш мәктәбе укучылары һәм «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары катнашты.

 

Балалар Прость елгасы ярларын чүп-чардан чистарттылар. Узган елгы яфракларны һәм көнкүреш чүп-чарларын җыеп, акциядә катнашучылар туган як табигатен саклауга үз өлешләрен керттеләр.

 

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар популяр ял итү урыннарында тәртип урнаштырырга ярдәм итеп кенә калмый, үсеп килүче буын өчен әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт үрнәге дә булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев