Чәчүгә әзерләр!
Җәмгыять

Чәчүгә әзерләр!

Игенчеләр тиздән язгы кыр эшләренә керешәчәк.

Ел саен язгы кыр эшләре башланыр алдыннан республика хуҗалыкларында махсус комиссия техниканың алда торган эшләргә әзерлеген тикшерә. Мондый тикшерү безнең районда да узды.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең ТРдагы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский, ведомство карамагындагы оешмалар белгечләре составындагы комиссия район хуҗалыкларында технопаркны карады.

Комиссия әгъзалары техник тикшерү узуга, техник хезмәт күрсәтү пунктлары эшенә, хезмәтне саклау буенча документлар һәм эш планнары булуга, технологик процессларны үтәүгә, орлык материалының әзерлегенә һәм башка күрсәткечләргә аеруча игътибар иттеләр.

Тикшерү күрсәткәнчә, барлык хуҗалыклар да диярлек алда торган эшләргә әзер.

– Күп хуҗалыкларда техника язгы кыр эшләренә әзер, җитәрлек күләмдә минераль ашламалар тупланган, орлык кайтарылган. Ягулык-майлау материаллары буенча тәэмин ителеш 100 процент тәшкил итә. Моннан тыш, бүгенге көндә язгы кыр эшләрен үткәрү чорында ташламалы ягулык белән тәэмин итүгә килешү төзү буенча сөйләшүләр алып барыла. Икътисади санкцияләр аркасында кайбер хуҗалыкларда запас частьләр буенча сораулар бар, әмма тәэмин итүчеләрдә алар бар. Язгы кыр эшләрен башкаруда бу чагылыш тапмас дип уйлыйм. Барлык механизаторларның да кәефе яхшы, алар басуга чыгарга мөмкин булганны көтәләр. Мул уңышка өметләнәбез, моның өчен бөтен шартлар да бар, – дип ассызыклады Виталий Леонидович.

Запас частьләр белән тәэмин итү мәсьәләләрен «Чистай» агрофирмасында да контрольдә тоталар. Бүгенге көндә аларның бөтен техникасы да диярлек киләчәк эшләргә әзер булса да, барлык игенчеләр кебек үк, биредә дә алдан уйларга күнеккәннәр.

– Икътисади санкцияләргә бәйле рәвештә запас частьләр белән тәэмин итүдә проблемалар булмас, Россия механизация базары тиз арада импортны алыштыра алыр дәрәҗәгә җитәр дип өметләнәбез. Барлыкка килгән проблемаларны хәл итү юлларын табарбыз. Без яхшыга өметләнәбез, әмма авырлыкларны җиңелрәк үткәрү өчен үзебезне әзерлибез, – дип сөйләде «Чистай» агрофирмасының башкарма директоры Рәнис Габетдинов.

Быелгы сезонда хуҗалыкта 8,5 мең гектарга якын сабан (бодай, соя, бөртеккә кукуруз), 6 мең гектарга якын техник культуралар (көнбагыш һәм рапс) чәчәргә һәм үстерергә планлаштыралар. Моннан тыш, бу сезонда агрофирмада яшелчә үстерергә дә планнары бар.

– Яшелчә үстерү белән шөгыльләнергә телибез. Быел 150-160 гектарда бәрәңге утыртырга планлаштырабыз. Хәзер мелиорация эшләре бара, яшелчә саклагычлар төзү буенча проектлар әзерләнә, – дип билгеләп үтә хуҗалык җитәкчесе.

Төрле икътисади чикләүләргә, узган елгы корылыкка карамастан, игенчеләр киләсе сезонга күтәренке рухта әзерләнәләр. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, уңайлы шартлар булуга техника уҗымны тукландыруга апрель башында чыгачак, ә аннары чәчүгә керешәчәкләр.

Чәчү эшләрен кулай срокларда башкаруның мөһимлеге турында механизатор Роман Җәббаров яхшы белә. Авыл хуҗалыгында ул 30 елга якын. Шушы еллар эчендә ул төрле техникада эшләгән.

– Мин «Белорус»та, «МТЗ»да, төрле комбайннарда эшләдем. Хәзерге техниканы элек без эшләгән белән чагыштырып та булмый. Ул йомшак бара, анда механизаторлар өчен уңайлы шартлар тудырылган (кондиционер, җиңел идарә), димәк, җитештерүчәнлек тә югарырак. Кар эреп бетүен түземсезлек белән көтәбез, басуларга чыгарга мөмкин булачак, – ди Роман Җәббаров.

Ул санкцияләр тармак эшенә көчле йогынты ясамаячак, дип ышана.

– Бездә орлыкка, ашламага кытлык юк, техника яңа. Һава торышы гына сынатмасын. Үзебезне үзебез туендыра алабыз! – ди механизатор көр тавыш белән.

Тикшерү ахырында комиссия әгъзалары һәр авыл хуҗалыгы берләшмәсендә куркынычсызлык техникасын катгый үтәү, хезмәт режимы турында искә төшерделәр һәм киләсе сезонга максатлар билгеләделәр.

– Безнең район хуҗалыкларында елдан-ел тату, бердәм коллективлар эшли, алар сүздә генә түгел, ә эштә дә язгы кыр, урып-җыю эшләрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Киләчәктә дә бу югарылыкны саклап калуларын телим. Хәзер вәзгыять гади түгел, якын арада авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ зур булачак. Хәзерге вакытта безнең бурыч – барлык эшләрне дә сыйфатлы, агротехник срокларда башкарып чыгу. Быел һава шартлары әлегә безнең файдага: кар катламы җитәрлек, яз да планлы рәвештә бара. Болар барысы да киләсе уңыш өчен эшләр дип өметләнәбез. Иң мөһиме – сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә сәламәтлек, барлык куркынычсызлык таләпләрен үтәгез. Уңышлар сезгә! – диде Александр Ромадановский авыл хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итеп.


Нет комментариев