Җәмгыять

Татарстанлыларга милеккә салымны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк

Татарстанда яшәүчеләргә 1 декабрьгә кадәр физик затлар милкенә салым, транспорт һәм җир салымнары түләргә кирәк, дип искәрттеләр Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәтендә

Салым хәбәрнамәләрен ведомство берничә ысул белән җибәрә: «Салым түләүченең шәхси кабинеты», «Физик затлар салымнары» мобиль кушымта һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Электрон сервислардан файдаланмаучыларга хәбәр почта аша заказлы хат белән киләчәк.

 

Әгәр салым түләүче салым салына торган мөлкәткә ия булса, ләкин хәбәр килмәгән икән, бу түләүдән азат итми – исәпләүләрне мөстәкыйль тикшерергә кирәк.

Салымнарны теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин: Федераль салым хезмәте сайтындагы «шәхси кабинетта», «Физик затлар салымнары» кушымтасы аша, Дәүләт хезмәтләрендә, банкта яки почта бүлекчәсендә.

 

Белгечләр түләүне соңгы көнгә кичектермәскә киңәш итә: 2 декабрьдән үк срогы чыккан һәр көн өчен пенялар исәпләнә башлаячак.

Чыганак: Казанские ведомости


Нет комментариев