Җәмгыять

Татарстанда яшәүче 6,7 мең кеше яңа һөнәрләр үзләштерә

Татарстанда яшәүче 6,7 меңнән артык кеше ТРның «Россия эше» кадрлар үзәгенә яңа һөнәр үзләштерү яки «кадрлар» милли проекты буенча квалификация күтәрү өчен мөрәҗәгать иткән. Бу хакта кадрлар үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә

«5 меңгә якын кеше белем бирү программаларын уңышлы тәмамлады, 1,4 мең катнашучы укуларын дәвам итә. 4 меңнән артык кеше яңа белгечлек буенча эш тапкан инде», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

 

«Кадрлар» милли проекты программалары буенча эшсезләр, махсус хәрби операция ветераннары, 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, декрет ялында булган хатын-кызлар, җиде яшькә кадәр балалары булган әниләр һәм инвалидлыгы булган кешеләр укый ала. Укырга теләүчеләргә ТР Кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

«Гражданнарның 80 проценттан артыгы укудан соң «Кадрлар» милли проекты ярдәмендә эшкә урнаштырылган. Бу курсларның республика предприятиеләре ихтыяҗына төгәл эләгүе турында сөйли. Белем бирү программалары Татарстан икътисады ихтыяҗларыннан чыгып яңартыла. Без күнекмәләрен яңартырга яки эш урынын алыштырырга теләүчеләрнең барысын да кадрлар үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә чакырабыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының «Россия эше» кадрлар үзәге директоры Тимур Муллин.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев