«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе матур традициягә әверелде.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе матур традициягә әверелде. Ул балаларга уку елы башланыр алдыннан шатлык хисләре бүләк итә, өлкәннәрнең алар турында кайгыртуын күрсәтә.
Яңа уку елы алдыннан Чистаебызда эшләп килүче Ислам үзәгендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дип исемләнгән хәйрия акциясе узды.
Бәйрәм барышында кече яшьтәге мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре татар халык әкиятләре геройларына «әверелделәр»…

Фольклор геройлары – Шүрәле һәм Камыр батыр үзләре дә быел беренче сыйныфка бардылар, ә Су анасы, Шәкерт һәм Зилант аларга мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр. Укучылар өчен чын квест оештырылды: аның һәрбер тукталышы уку елына әзерлеккә багышланды. Биредә укучылар портфельләр җыйдылар, күңелле дәресләрдә катнаштылар.
Бәйрәм тәмле сыйлардан башка гына үтмәде: кунаклар кайнар беленнәрдән, кызарып пешкән өчпочмаклардан, сөт коктейльләреннән авыз иттеләр. Җылы һәм күңелле мохит хөкем сөрде.
Бүләкләр тапшыру иң күңелле мизгелләрнең берсе булды. Балалар шәһәребезнең мактаулы кешеләре: Чистай районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Фәрит Мөҗип улы Галимов, «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов, «Иман» мәчетенең имам-хатыйбы Адель хәзрәт Мөхәммәтшиннан татлы күчтәнәчләр һәм сертификатлар алдылар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев