Чистай районы авылында хәйрия ярминкәсе узды
Җәмгыять

Чистай районы авылында хәйрия ярминкәсе узды

Анда җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрелә

Татар Сарсазы мәдәният йортында бар авылны берләштергән хәйрия ярминкәсе узды. Мәктәп укучылары, педагоглар һәм җирле халык үзләренең сый-нигъмәтләрен һәм кулдан эшләнгән әйберләрен алып килделәр – һәрберсе уртак эшкә үзеннән өлеш кертергә теләде.

Өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып торды: камыр ризыклары, татлы ризыклар, авыл хуҗалыгы продукцияләре һәм кул эшләнмәләре тиз арада үз сатып алучыларын тапты. Җыелган акчаларны хәзерге вакытта хәрби операциядә катнашучы егетләргә җибәрү турында карар кабул ителде.

Ярминкәне оештыручылар әлеге акциягә килүчеләргә һәм ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

«Бар күңелебездән сезгә ихлас рәхмәтләребезне юллыйбыз – сезнең изге эшләрегезнең әҗере меңе белән үзегезгә кайтсын!», – диләр алар.


Нет комментариев