Чистополь-информ

Чистопольский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Полезная информация

Гәзит турында

Безнең тарих 1918 елның мартында "Власть Советов" газетасының беренче саны дөнья күрде-газетабызның тарихына менә шулай нигез салына (хәзер ул "Чистай хәбәрләре" дип атала). Берникадәр өзеклек белән "Власть Советов" газетасы 1919 елның апреленә кадәр басыла, аннан соң Чистай Советы башкарма комитеты органы - "Бюллетень текущих событий" чыга башлый. 1919 елда Чистайда...

Безнең тарих

1918 елның мартында "Власть Советов" газетасының беренче саны дөнья күрде-газетабызның тарихына менә шулай нигез салына (хәзер ул "Чистай хәбәрләре" дип атала). Берникадәр өзеклек белән "Власть Советов" газетасы 1919 елның апреленә кадәр басыла, аннан соң Чистай Советы башкарма комитеты органы - "Бюллетень текущих событий" чыга башлый.
1919 елда Чистайда "Бюллетень текущих событий" белән беррәттән "Плакатный вестник ваҗнейших событий" чыга. Аны ВЦИК Үзәк агентлыгының Чистай өяз бүлеге нәшер итә. 1919 елның октябреннән "Бюллетень текущих событий"не "Власть труда" газетасы алыштыра. Соңрак егерменче елларда РКП "большевиклар" комитеты һәм Чистай башкарма комитетының эшче һәм крестьян депутатлары советы газетасы-"Известия". 20-30 нчы елларда ул "Прикамье" дип атала (РКП/б/ның Чистай һәм Лаеш канткомнары һәм башкарма комитетлары органы), соңрак "Прикамская деревня", "Прикамская коммуна" була. 40-50 нче елларда - "Чистопольский рабочий", "Знамя труда", 1953 елның гыйнварыннан 15 маена кадәр газета Чистай партия өлкә комитеты органы була һәм "Сталинская знамя" ("Сталин байрагы") дип атала, 1969 елда "Знамя коммунизма", ә 1962 елның маеннан "Ленинский путь" ("Ленин юлы") дип атала.
1991 елның 27 августыннан һәм бүгенге көнгә кадәр газетабыз " Чистопольские известия" ("Чистай хәбәрләре") исеме астында чыга.
Татар телендәге-"Берлек" (Единство") газетасының да тарихы шундый, ул Чистай өязе Советы каршындагы мөселман бүлеге органы була. Ул 1918 елның язында чыга башлый. Аннан соң РКП/б/ның Чистай канткомы һәм мөселманнар комиссариаты органы була. 1922 елның азагына кадәр нәшер ителә. Соңрак "Коммунага", "Коммунизм байрагы" ,"Хезмәт байрагы" дигән исемнәр астында дөнья күрә.
Газета бүген
"Чистай хәбәрләре" ("Чистопольские известия") газетасы - иҗтимагый-сәяси басма. Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә - рус һәм татар телләрендә дөнья күрә. Чыгу саны атнага ике тапкыр: чәршәмбе көннәрендә 4 битле (аклы-каралы вариант), җомга көннәрендә 8 бит+"Татаринформ"ның 12 бите (төсле вариантта). Форматы - А3. Бүгенге көндә газетаның тираҗы 6000 данәдән артыграк тәшкил итә (4813 рус телендә; 828 татар телендә). Тираж Россия Федерациясенең Милли тираж хезмәте белән сертификатлаштырылган.
Иҗтимагый-сәяси басма буларак газета массакүләм аудиториягә -шәһәр һәм район халкына исәпләнгән. Редакция коллективының төп эшчәнлеге: Чистай шәһәре һәм Чистай районы халкы мәнфәгатьләренә кагылган иҗтимагый әһәмияттәге хәбәрләре булган мәкаләләрне һәм хәбәрләрне оператив бастыру юлы белән гражданнарның конституцион хокукларын тәэмин итү, шулай ук шәһәр һәм район, анда яшәүчеләр өчен иҗтимагый әһәмияттәге проблемаларны газета битләрендә тикшерүне оештыру юлы белән гражданнарның фикер һәм сүз ирегенә конституцион хокукларын тәэмин итү, дәүләт һәм башкарма власть, җирле үзидарә органнары, социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни аспектларны, спорт тормышын, шулай ук газета укучыларны кызыксындырган мәсьәләләр бастыру.
Алда санап үтелгән максатлардан һәм бурычлардан чыгып, редакция үз эшен дәүләт, муниципаль һәм гражданлык җәмгыятенең башка структуралары белән үзара элемтә буенча төзүне планлаштыра. Газета һәрвакытта да мәгълүмати-сәяси роль башкарды һәм башкарачак, ул власть белән халык арасында бәяләүче звено булып тора. Иҗтимагый-сәяси басма буларак, төп максатларны һәм бурычларны хәл итүне дәвам итеп, без социаль әһәмияттәге басманы булдыру, тарату, дәүләт власте органнарының эшчәнлеген мәгълүмати яктыртып шәһәр һәм район халкына мәгълүмат бирү хезмәтләре буенча дәүләт заказы үтибез. Газетада (газетаның икенче битендә чәршәмбе санында) "Татмедиа" ААҖ һәм муниципаль власть белән килешү нигезендә бушлай Чистай муниципаль районының норматив-хокукый актларына бастыруга (шәһәр һәм район җитәкчелеге карарлары, сессияләр карарлары) урын бирелә.
Газетаның төп үзенчәлеге - социаль-сәяси мәгълүмат, яңалыклар, аналитик мәгълүмат, спорт турында мәгълүмат, танып-белү мәгълүматы.
Массакүләм коммуникация һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендә законнарның үтәлешенә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Идел буе идарәсендә теркәлгән. Теркәлү турында таныклык ПИ № ФС7 -4785
Басма тираж - 5641 данә
Чистай шәһәре һәм районында язылу буенча таратыла.
Редакция фикере авторлар фикере белән туры килмәскә мөмкин.
Редакциянең адресы: 422980, Татарстан Республикасы, Чистай шәһәре, Ленин урамы, 2-а; chis2006@yandex.ru.
Баш мөхәррир О. А. Бандишоева, тел.: (84342)5-10-60.
Мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркатип: Н. Н. Данилова, тел. (84342)5-13-72
Татар теленә тәрҗемә буенча мөхәррир урынбасары Г. С.Сорутдинова, тел. (84342) 5-11-49
Бухгалтер: В. Х. Йосыпова, тел.(84342)5-10-57 (факс).
Реклама бүлеге редакторы - Юлия Королева, тел. (84342)5-10-57 (факс).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал «Чистополь-информ»


Гәзит турында

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев