Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Яман чиргә каршы - бергәләп

Республика табиблары, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә әзерләнү өчен, мәктәпләр, югары уку йортлары һәм хастаханәләргә юл тотты.

Татарстанда «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе 27 ноябрьдә старт алды. Шул рәвешле, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының "СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү һәм профилактика буенча республика үзәге" республика ведомствосы белән берлектә халыкка әлеге куркыныч чир турында мәгълүмат бирә.
Үзәк хезмәткәрләре республика вузларында лекцияләр, тестлар тапшыруны оештыра һәм викториналар үткәрә.
- Без Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә акция уздырдык. Шулай ук ВИЧка экспресс-тестлар тапшыру мөмкинлеге тудырдык. Ике сәгать эчендә 63 кеше әлеге процедураны узды, - дип сөйләде "ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү һәм профилактика буенча республика үзәге" баш табибы урынбасары Гөлнара Чернобровкина.
«Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе Россиядә 1 декабрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне алдыннан инде дүртенче ел рәттән уздырыла.
- Яшьләр дәүләтнең киләчәге икәнен онытмаска кирәк. Шуңа күрә төп максат - ВИЧның никадәр куркыныч икәнен аңлатырга, әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга, сәламәт яшәү рәвешен танытырга тиешбез, - дип искәртте Гөлнара Чернобровкина.
Бүген медицинаның шактый алга китүе нәтиҗәсендә, ВИЧ-инфекция үлемгә китерә торган авыру булудан туктап, хроник чирләр төркеменә күчте. Вакытында дәвалана башлаган һәм табибларның күрсәтмәләрен үтәгән очракта, уңай ВИЧ-статуслы кешеләр озын-озак гомер кичерә һәм тулы канлы тормыш белән яши ала.
Икенче ел рәттән Татарстанда авыручылар санының кимүе күзәтелә. 2016 ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч - 5,3, быелның 10 аенда 8,6 процентка азайган. 1 ноябрьгә республикада ВИЧ-инфекциянең 20 228 очрагы теркәлгән.
Сүз уңаеннан, СПИД үзәге әлеге куркыныч чиргә каршы көрәштә лекция, тестлар уздыру һәм семинарлар үткәрү белән генә чикләнми. Сентябрьдә Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә дә махсус сәхифәләр ачты. Үзәк хезмәткәрләре әйтүенчә, белгечләр социаль челтәрләрдә әлеге чир турында дөрес һәм актуаль мәгълүмат урнаштырачак. Биредә шулай ук бушлай экспресс-тестлар тапшыру хакында да мәгълүмат табарга мөмкин.
«Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе 3 декабрьдә төгәлләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай