Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Сез салкын тиюдән ничек сакланасыз?

Теге яки бу төбәктә кискен респиратор инфекция, грипп белән ничә кешенең авыруы турында торган саен ешрак сөйләшә башладылар. Хәер, белгечләр раславынча, грипп белән авырау очракларының агымдагы күрсәткечләре авыруны сезонлы йоктыру нормаларыннан артып китми. Салкын тидермәс һәм грипп йоктырмас өчен нинди кисәтү чаралары кулланасыз, - дип сорадык без чистайлылардан.

Наил Мостафин, табиб-эпидемиолог:
- Мин вакытында прививка ясаттым, шулай итеп үземне грипптан сакладым. Салкын тидермәс өчен, авыруны кисәтү чаралары турында кайгыртырга кирәк. Туклану калорияле, яхшы сыйфатлы булырга тиеш, витаминнарны күбрәк кулланырга кирәк, чөнки организм ярдәмгә мохтаҗ. Автобусларда һәм кешеләр күп җыелган урыннарда йөрмәскә тырышам.
Ксения, Казан югары уку йорты студенткасы:
- Сессия тәмамланды, каникуллар башланды, мин - өйдә! Ял итәсе, дуслар, сыйныфташлар белән очрашасы килә һәм ялны ютәл, төчкерү, югары температура белән үткәрәсе бер дә килми. Инфекция эләктерүдән куркам! Салкын көннәрдә җылырак киенергә тырышам, бигрәк тә аякларым турында кайгыртам. Аягым өши башлауга, тамак төбе кытыклый, томау башлана.
Әлфия Кәримова, «Чистай хәбәрләре» газетасы редакциясе хезмәткәре:
- Аерым саклану чаралары, әлбәттә, юк. Әмма лимон белән кайнар чәй эчәргә яратам. Тәмле дә, файдалы да! Шулай ук мин ипигә горчица ягып, беренче һәм икенче ашларны яратып ашыйм. Кызыма исә һәрвакыт поливитаминнар сатып алам.
Анна Шишлова, Чистай Выселкасы авылының ветераннар советы рәисе:
- Минем иң ышанычлы һәм тикшерелгән ысулым - өйнең һәр бүлмәсенә тәлинкәгә суган һәм сарымсак кисеп кую. Нәтиҗәсе бар! Урамнан өйгә кергәч, һәрвакыт кул юам. Пычрак кул белән битемә тотынмаска тырышам, вируслар күзләргә, авызга бик җиңел үтеп керәләр. Үзегезне начар хис итә башлауга, озакка сузмыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев