Яхшы күз күреме белән, кызганыч, һәркем дә мактана алмый. Ә еллар үтү белән бу зур проблемага әверелергә мөмкин. Бу ни өчен шулай була?
Организмның картаю процессында кан тамырлары тарая, сыгылмалылыгын югалта, зәгыйфьләнә, күз эчендәге сыекчаның килүе һәм китүе арасында тигезлек бозыла. Күз эчендәге басым күтәрелә, глаукома барлыкка килә. Басым озак вакытка күтәрелсә, тарайган кан тамырлары аша тукымаларга кан аз килә, бу бик нечкә күз тышчасының һәм күрү нервының туклануын шактый начарлата. Дәваланмаган очракта, бу нерв җепселләренең үлеменә китерә.
Глаукома, кагыйдә буларак, 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә күзәтелә, әмма яшьрәк очракта да, хәтта яңа туган сабыйларда да булырга мөмкин. Глаукома белән туган балалар (аларда еш кына үзәк нерв системасы эшчәнлегенең бозылуы күзәтелә) зәңгәрсу төсендәге күзләр белән дөньяга киләләр.
Фән һәм техниканың соңгы казанышлары шундый сабыйларга сизелерлек ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Вакытында, сабыйның дөньяга аваз салган беренче атналарында һәм айларында үткәрелгән микрохирургия операцияләре күз эчендәге сыекчаның яхшы әйләнешен тәэмин итәләр, бу челтәр катлауның һәм күрү нервының уңай үсешенә ярдәм итә. Кайвакыт күз эчендәге басымны тотрыкландырырга һәм шуның белән баланың күрү сәләтен саклап калырга була. Шунысы аңлашыла, бәла-казаны кисәтү өчен сабыйны тууга диярлек офтальмологка күрсәтергә кирәк.
Глаукома билгеләрсез үтәргә мөмкин, шуңа күрә күпчелек пациентлар күз күреме начарланмаса, аның турында белмәскә дә мөмкиннәр. Бу глаукоманы шактый куркыныч авыру икәнен күрсәтә. Аның иң беренче билгеләре - иртә белән күз күреме томалану, ул авыру кеше бераз йөргәннән соң бетә. Кайвакыт, яктылыкка караганнан соң, күз алдында төсле түгәрәкләр барлыкка килергә мөмкин. Күз кабагын төшереп, күзләргә кагылганнан соң, аларның киеренке булуы сизелә. Болар барысы да сагаерга һәм кичекмичә күз табибына күренергә мәҗбүр итәргә тиеш.
Авыруның башлангыч чорында табиб күз эчендәге басымны төшерүче дару препаратлары билгеләү белән чикләнә. Андый препаратлар күп, аларны индивидуаль сайлыйлар. Әгәр авыру табиб киңәшләрен төгәл үтәсә, аның күз күреме дистәләгән еллар дәвамында әйбәт булырга мөмкин.
Глаукома белән авыручылар телевизордан тапшыруларны яхшы яктыртылган бүлмәдә генә карый алалар. Китап уку һәм тегү өчен дә яхшы яктылык кирәк һәм, һичшиксез, эш арасында сәгать саен тәнәфес ясау зарур. Шуның өстенә, башны түбән иеп эшләргә тырышмагыз.
Кояш каты яктыртканда ачык яшел яки күксел соргылт төсендәге пыялалар белән күзлек киегез. Бик караңгы күзлекләрне кияргә кирәк түгел, чөнки күз карасының киңәюе глаукоманың кискен көчәюен китереп чыгарырга мөмкин. Муендагы кан тамырлары кысылмасын һәм кан әйләнеше авырлашмасын өчен, тыгыз якалардан, галстуклардан баш тартыгыз.
Исегездә тотыгыз, глаукома - күрү сәләтен югалтуга китерүче җитди авыру! Дәвалану, челтәр катлауда һәм күрү нервында төзәтә алмаслык үзгәрешләр барлыкка килгәнче, бары башлангыч стадияләрдә генә нәтиҗә бирә. Риск төркеменә керүчеләрне - 40 яшьтән өлкәнрәкләргә ел саен күз эчендәге басымны үлчәү өчен табиб-офтальмологка күренергә кирәк!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев