Роспотребнадзор белгече гриппка каршы вакцинация турында сөйләде
Сәламәтлек саклау

Роспотребнадзор белгече гриппка каршы вакцинация турында сөйләде

Салкын тиюләр башлану белән Роспотребнадзорның Чистай территориаль идарәсе кискен респиратор йогышлы авыруларны һәм гриппны кисәтү һәм вакцинацияләштерүнең нәтиҗәлелеге хакында искә төшерәләр

Үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеге хакында территориаль бүлек белгече җавап бирде.

–Нәрсәдән башлыйбыз: грипп нәрсә ул һәм ни өчен нәкъ менә вакцинация саклануның төп чарасы булып санала?

–Грипп – ул һава-тамчы юллары аша күчүче йогышлы авыру, аңа каршы вакциналаштыру кулланыла. Вакцинаның максаты – кеше организмында саклану антитәнчекләре булдыру. Бу организмның йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын күтәрә. Гриппны үзенчәлекле итеп кисәтү нәтиҗәле һәм кисәтүнең экономияле юлы булып санала.

Прививка турында беренче чиратта кемгә уйланырга кирәк?

Эпидемия якынлашкан вакытта әлеге авырудан саклану өчен прививканы грипп һәм башка катлаулану куркынычы булган кешеләр ясатырга тиеш. Болар – социаль тәэмин итү учреждениеләрендә яшәүче, эндокрин системасы авырулы кешеләр (диабет), матдәләр алмашу (симерү), кан әйләнеше авырулы кешеләр ( гипертониклар, ишемик йөрәк авырулылар), сулыш юлларының хроник авырулары (хроник бронхит, хроник астма), бавыр һәм бөер авырулы кешеләр, 60 яшьтән узган өлкән яшьтәгеләр, йөкле хатын-кызлар (консервантларсыз инактивирован вакциналар белән), кискен респиратор йогышлы авырулар белән еш авыраучылар, 6 айдан зуррак балалар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче һәм балалар йортларында даими яшәүче балалар, мәктәп укучылары, медицина хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү, транспорт, уку йортлары өлкәсендә эшләүчеләр, хәрби контингентлар.

–Күпләр тискәре реакциясе булыр дип курка. Бу курку урынлымы? –Ярты гасырдан артык гриппка каршы вакцина куллану тәҗрибәсе аның нәтиҗәлелеген ныклап анализларга һәм елдан-ел аның тискәре реакцияләрен һәм ялкынсынулары үсүен киметү өчен вакцинаның компонентларын камилләштерергә мөмкинлек бирде. Кулланылучы вакцина югары дәрәҗәдә чистартылган препарат булып тора һәм вакцина ясатучы кешеләр тарафыннан яхшы кичерелә. Ул йөклелекнең икенче триместрыннан башлап йөкле хатыннар өчен кулланыла.

–Ни өчен прививканы ел саен ясатырга кирәк? Бер тапкыр ясаган прививка ни өчен гомер буена җитми?

–Вирусның үзгәреп торуы галимнәрне ел саен йогышлы авырулар китереп чыгаручының төрен ачыкларга һәм шуңардан чыгып кулланыла торган вакцинаның составын билгеләргә мөмкинлек бирә. Ягъни вакцина билгеле сезонда гына актуаль, киләсе елда ул кулланылмый. Нәкъ менә шундый максаттан вирусның үзгәреп торучанлыгын халыкара күзәтү системасы оештырылган да инде.

–Сезон алдыннан сез чистайлыларга нәрсә теләр идегез?

–Сәламәтлегегез турында кайгыртуны иртәгә калдырмагыз. Вакциналаштыру – бу курку түгел, ә үзең һәм якыннарың турында кайгыртучанлык һәм җаваплылык. Үзегезне саклагыз!


Нет комментариев