Чистайлыларга  интернет буенча дәваланырга ярамавын аңлаттылар
Сәламәтлек саклау

Чистайлыларга интернет буенча дәваланырга ярамавын аңлаттылар

«Стратус» исеме алган рәсми булмаган XFG варианты SARS-CoV-2 ның принципиаль рәвештә яңа штаммы булып саналмый

Роспотребнадзор идарәсенең Чистай территориаль бүлеге сулыш органнарының йогышлы авырулары барлыкка килгәндә үзеңне диагностикалау һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә өнди. Ведомство белгечләре диагноз кую һәм терпия билгеләүне бары табиб кына башкарырга тиеш дип ассызыклый.

Роспотребнадзор органында билгеләп үтүләренчә, коронавирус инфекциясе таралган эпидемиологик торышның мониторингы Россиядә һәм аннан читтәге төбәкләрдә дә өзлексез режимда алып барыла.

Әлеге аңлатма бирүгә массакүләм мәгълүмат чараларында Казахстанда Россия туристлары «Стратус» исемле COVID-19 «яңа штамм» белән авырый дигән мәгълүмат сәбәпче була. Роспотребнадзор әлеге мәгълүматларны әдәпле генә итеп аңлату кирәклегенә игътибар итте.

«Стратус» рәсми булмаган исем алган XFG варианты SARS-CoV-2 принципиаль рәвештә яңа штамм булып саналмый дип ведомствода ачыклык керттеләр. Ул белгечләргә 2025 елның гыйнварыннан бирле билгеле һәм сәламәтлек саклауның халыкара һәм милли органнары күзәтүендә тора.

Сулыш органнарының йогышлы авырулары билгеләре барлыкка килгәндә – температура күтәрелгәндә, йөткергәндә, тамак авыртканда, томау төшкәндә, хәлсезләнгәндә, сулыш алулары авырлашканда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзлегеңнән вирусның вариантын ачыкларга, интернеттагы язмаларга һәм массакүләм мәгълүмат хәбәрләренә ышанып үзеңә дәва билгеләргә кирәкми. Төгәл диагнозны әйбәтләп тикшереп һәм кирәк дип тапкан очракта лаборатор тикшерү үткәргәннән соң бары табиб кына куя ала.


Нет комментариев