Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучылар кулланучылар хокукын яхшырак беләләр

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы инициативасы буенча ТР муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә 9-11 сыйныфларда укучылар арасында кулланучылар хокукы нигезләре буенча олимпиада оештырылды.

Укучылар өчен гадәти булмаган фән буенча олимпиадада шәһәр һәм шулай ук авыл мәктәпләреннән 24 укучы катнашты. Тест сорауларына җавап биреп, укучылар кулланучылар хокукын яклау өлкәсендәге законнарны яхшы белүләрен, алган белемнәрен куллана һәм аерым бер куллану хәле вакытында грамоталы карарны өлкәннәрдән яхшырак кабул итүләрен күрсәттеләр.
Эшләрне тикшергәннән соң муниципаль олимпиадада жюри призлы урын яулаучы укучыларны билгеләде.
Валерия Новикова (1 нче лицей) олимпиаданың җиңүчесе булды, икенче һәм өченче урыннарны шул рәвешчә Анжелика Горина һәм Тимур Дорофеев (кадет мәктәбе) яуладылар. Җиңүчеләрне олимпиадага әзерләгән укытучылар: Т.Сахаровага (1 нче лицей) һәм Г.Капитоновага (кадет мәктәбе) рәхмәт белдерәсе килә.
Быел ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм урта махсус белем учреждениеләре укучылары арасында кулланучылар хокукын яклау темасы буенча республика олимпиадасы оештырылачак. Әлеге олимпиаданың сроклары һәм уздыру вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укучылар