Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп укучылары һәм студентлар һөнәри сынау үттеләр

50дән артык егет һәм кыз КАИ- КНИТУның «Восток» Чистай филиалына җыелдылар Болар әлеге вуз студентлары һәм сәләтле мәктәп укучылары - физика-математика олимпиадала- рында җиңүчеләр. Алар талантлар университеты оештырган хакатонда беренче тапкыр катнаштылар.

- Хакатон - бу программалаш- тыру, аның ярдәме белән төрле технологик мәсьәләләр хәл ителә. Бу чара «Һөнәри сынаулар» проекты кысаларында талантлар уни- верситеты тарафыннан тормыш- ка ашырыла, - дип билгеләп үтте әлеге юнәлеш координаторы Светлана Туктамышева. Хакатонда катнашучыларны берничә командага бүлделәр, аларның һәрберсенә икешәр кейс, ягъни практик мәсьәләләр бирел- де. Яшьләр өчен аларны Чистайның «Бетар»,«Квест», «Вектор», «Татполимер» пред прия тиеләре әзерләде. Ике сәгать дәвамында яшьләргә төрле кейслар өчен стандарт булмаган чишүләр табарга кирәк иде. Мәсәлән, квадрокоптер «йом- шак» утыра торган өслекне ничек ясарга яисә ничек итеп дистанцион рәвештә электр челтәренең кабеле яки үткәргече зарарла- нуын билгеләргә. Ничек итеп урам яктырткычында үткәргечне изоляцияләргә яисә тәэмин итү блогын ничек беркетеп куярга?

- Әлеге чара шунысы белән үзенчәлекле, предприятиеләр сәләтле яшьләр өчен әлеге кейсларга кадәр хәл ителмәгән нәрсәләр тәкъдим итәләр. Әлеге сорауларга җаваплар киләчәктә предприятиеләргә җитештерүчәнлекләрен артты- рырга ярдәм итәчәкләр, - дип билгеләп үтә Светлана Туктамышева. Хакатонда катнашучыларга ин- женерлык мәсьәләләрен хәл итәргә генә түгел, ә аларны предприятие экспертлары алдында якларга да кирәк иде. Нәтиҗәдә, белгечләр җаваплары иң кызыклы һәм файдалы дип табылган командаларны сайлап алдылар.

Болар - «Фиксики» (3нче гимназия), «КАИстлар - приборчылар»(КАИ-КНИТУның «восток»филиалы), «Яңа буын» (5нче мәктәп) командалары. Бу команда әгъзалары реаль вакыт ре- жимында предприятиедә үзләрен прфессионаллар буларак эшләп карарга һәм стажировка үтәргә мөмкинлек алдылар. Чистай исә Яр Чаллыда (30 ноябрьдә), Түбән Камада (14 декабрьдә), Иннополиста (20 декабрьдә) үтәчәк хакатоннар сериясе өчен старт мәйданчыгы бул- ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай