Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Лицейчыларда иң күп призлы урыннар

Төрле уку фәннәре буенча муниципаль олимпиадаларда 1465 укучы үз сәләтләрен күрсәттеләр.

Математика, рус теле, ТИН, география, тарих, физика, җәмгыять белеме төркемнәре катнашучылар саны буенча иң зурлары булды. Уку программасы белән генә түгел, үз белемнәрен арттыру белән шөгыльләнүче балалар да бар. Фән комиссиясе әгъзалары фикере буенча, яхшы нәтиҗәләр - укытучыларның балалар белән шәхси шөгыльләнү нәтиҗәсе. Укучыларны фән олимпиадаларына әзерләү системалары булган белем бирү учреждениеләре дә уңыш җимешләрен җыялар.
Берничә ел дәвамында әлеге юнәлештә 1 нче лицей, 1 нче гимназия, 3 нче гимназия, Каргалы гимназиясе, 5 нче номерлы һәм Мөслим мәктәбе коллективлары уңышлы эшлиләр. Сүз уңаенда, 1 нче лицей өлешенә гомуми приз­лы урыннарның 32 проценты туры килә. Наталья Улыбина, Максим Спирихин дүрт фән буенча менә дигән нәтиҗәләр күрсәттеләр, ә Валерия Новикова, Николай Кузьмин, Никита Доброхотов - өчәр. Ә тагын тугыз лицейчы ике дисциплина буенча олимпиадада призлы урыннар алдылар. 1 нче гимназиядә укучы Айгөл Нуретдинованың исәбендә өч призлы урын.
Бөтенроссия олимпиадасының республика этапларында уңышлар сезгә, кадерле укучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада мәгариф