Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кисәтү чаралары мәгариф тармагында кагыйдә бозуларга юл куймаска ярдәм итәчәкләр

Ришвәтчелеккә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы утырышын муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Мәгариф системасында ришвәтчелек күренешләренә юл куймау буенча кисәтү чаралары турында фикер алыштылар. Бу турыда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин сөйләде. Ул Чис­тайда кисәтү чараларына зур роль бирелүен билгеләп үтте.
- Белем бирү оешмалары җитәкчеләре эшчәнлекләрендә ришвәтчелек очракларына юл куймау буенча даими хәбәрдар ителәләр, - диде Госман Әнвәр улы. - Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәләргә прокуратура, эчке эшләр органнары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре чакырыла. Мәгариф тармагында ришвәтчелек күренешләре турында гражданнарның мөрәҗәгатьләренә даими мониторинг алып барыла, шәхси мәсьәләләр буенча гражданнар кабул ителә, белем бирү процессында катнашучыларга билгеле булган ришвәтчелек очраклары турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирүче «ышаныч телефоннары»ның һәм Интернет-сайтларның эше тәэмин ителгән.
Ул узган елны мәгариф идарәсенә хезмәт стажы турында белешмә, балалар бакчасы өчен абонент түләве, ставкаларны кыскарту һәм максатчан юнәлешләр мәсьәләләре буенча 81 мөрәҗәгать керүен билгеләп үтте.
2017 елда ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча муниципаль программаларны үтәү турында ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Алексей Ефимов хәбәр итте. Ул бу юнәлештә җәмәгать советы, ветераннар советы, шәһәр студентлар советы, «Бердәм Россия»нең «Яшь гвардияче» Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Чистай бүлеге һәм эшче яшьләр советы зур роль уйнавын билгеләп үтте.
- Районда ришвәтчелеккә каршы тору буенча эшне оештыручы җәмәгать оешмаларының барлыкка килүен теләр идем, - дип өстәде Алексей Тихонович.
Комиссия утырышын төгәлләп, Дмитрий Иванов дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә ришвәтчелеккә каршы тору законнары һәм Гражданнар кодексы тарафыннан билгеләнгән бүләкләр кабул итүне тыю турында искә төшерде.
Анна БУДКИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистайлылар