Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Йолдызлык астында чистайлылар да үзләрен яхшы хис иттеләр

"Созвездие - Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ХIII телевизион республика яшьләр фестиваленең зона этабында 60 яшь чистайлы катнашты.

Ике көн дәвамында Нурлатта вокалчылар, биючеләр бер-берсенә көчле көндәшлек тудырган конферансьелар үз сәләтләрен күрсәтергә тырыштылар. Яшьләр өчен иң мөһиме - аларны ишетсеннәр, күрсеннәр һәм чыгышларын лаеклы бәяләсеннәр. Ә бәлки бу зур сәхнәгә юл яру мөмкинлеге бирәдер. Күп кенә кечкенә артистлар әлеге абруйлы форумда үзләрен күрсәтеп, призерлар булдылар инде. Биш яшьлек сөйкемле Амалия Платонова да узган ел "Конферанс" номинациясендә махсус призга лаек булды, ә быел Николай Игнатьев белән өченче урынны алдылар. Үсәбезме?! Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, быел "Экспромт" танылган театр коллективының алыштыргысыз режиссеры Светлана Грининада тәрбияләнүчеләр бай уңыш җыйдылар. Төрле яшь категорияләрендә Наталья Шмагинага, Алсу Фәтхетдиновага призлы, өченче урыннар бирелде. Менә дигән конферансьелар Наил Ульмасов, Ралинә Гафиятуллина, Әмирә Фәтхетдиновадан торган өчлек махсус приз белән билгеләп үтелде.

Светлана Гринина, театр белән 12 ел җитәкчелек итә:

-Минем барлык артистларым да "Экспромт"та шөгыльләнә, бер үк вакытта аларны конферансье сәнгатенә дә өйрәтәм. Алар минем бик сәләтле балалар, мин алар белән горурланам. Быелгы зона этабы нәтиҗәләре искиткеч яхшы булды, әйтергә кирәк, быел көрәш тә катлаулырак булды. Шатланырлык нәрсәләр бар. Казанга финал ярышларына минем дүрт тәрбияләнүчем барачак. Без моңа әзерләнәчәкбез.


Әлеге конкурсантлар туган шәһәрләрендә алып баручы ролен башкарырга өлгергәннәр инде, язның беренче бәйрәменә багышланган концерт программасы алар өчен генераль репетиция булды. Сүз уңаенда, башкаручылар өчен дә. Ә бездә алар да күп. Кристина Смоленкова берничә тапкыр әлеге фестивальдә чыгыш ясады, узган ел икенче призер булды, ә менә шундый искиткеч уңышка беренче тапкыр иреште. "Вокал" номинациясендә ул җиңүче дип табылды (исегезгә төшерәбез, ел азагында кыз "Мисс- Кар кызы" муниципаль конкурсында җиңгән иде). Боларның барысы да укытучы-остаз Неля Мартынова белән уртак эш нәтиҗәсе дип саный Крис­тина.

Кристина Смоленкова:

-Ниһаять, мин омтылган нәрсәмә ирешә алдым. Мин моңа бик шат. Инглиз һәм итальян телләрендә ике җыр башкардым, менә дигән итеп кабул иттеләр. Казанда ничек булыр, карарбыз?!


Кызның уңышын әнисе дә уртаклаша, әйтергә кирәк, ул яшь йолдызның директоры, модельеры булып тора. Аның менә дигән концерт костюмнарын да ул үзе теккән, кызының прическасын да әнисе ясаган.
Әлеге педагог Ирина Мелешинаның укучысы - Кристина Анисимова - икенче урынны алды. Сергей Илларионов та шундый югары танылуга лаек булды. Аны бу биеклеккә Рәис Сөләйманов алып килде. Диана Шәмсетдинова (Любовь Кононова) махсус приз белән билгеләп үтелде.
Чистайлылар хорео­гра­фиядә дә үз эзләрен калдырдылар. "Радость" бию студиясенә (балалар һәм яшьләр иҗат йорты) жюри өченче урынны бирде. Студиянең сәнгать җитәкчесе Галина Сарбаеваны һәм артистларны әлеге җиңү белән тәбрик итәбез. Ә калган балалар барысы да катнашкан өчен дипломнар белән бүләкләнделәр. Теләсә кайсы уңышсызлыкны да булачак җиңүләргә беренче адым дип кабул итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев