Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тере музыка яңгырады

Тере музыка концерты Скарятинский бакчасында узган якшәмбедә булды.

Өлкәнрәк яшьтәге кешеләр үзәк паркта тере музыка яңгыраган чакларны яхшы хәтерлиләр. Хәзерге вакытта бу матур традиция кире кайтарыла. Сәхнәдә Исхак Мөхәммәтов җитәкчелегендәге тынлы оркестр уйнады. Бу коллектив һәрвакытта да гомумшәһәр чараларында чыгыш ясый, концерт программалары белән республиканың төрле шәһәрләренә бара, конкурс һәм фестивальләрдә катнаша.
Оркестр яраткан кинофильм­нардан мелодияләр, популяр бию ритмнары, "Ландыши", "В городском саду", "Случайный вальс", "Ча-ча-ча", "Я возвращаю ваш портрет" җырларына музыка башкардылар. Искиткеч әсәрләр! Бардлар В.Солдатова, Н.Горелова, М.Архангельская, В.Вахрамов, А.Артемьева һәм А.Порошенко дуэты чыгыш ясадылар. Е.Быкова шигырь укыды, ә Н.Кокалина баянда музыкаль композицияләр башкарды.
С.Кузнецова алып барган программа мәдәни-күңел ачу үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән (Т.Кондрашина). Хәзер тынлы оркестр Скарятинский бакчасында шәһәрлеләрне үз чыгышы белән даими шатландырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев