Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күңел рус җырына тартыла

Рус җырлары театры мәдәни-ял итү комплексы сәхнәсендә яңа концерт программасы белән чыгыш ясады, публика аларны алкышларга күмде.

Шундый иркен атмосфера тууы, артистларның зал белән тыгыз аралашуы, аларны яратулары, алар белән очрашулар көтүчеләр өчен якын кешеләргә әверелүләре турында сөйли. Чыннан да, якты, күңелне иркәләүче төсләр спектакльне лаеклы дәрәҗәгә куяр сыман. Тере аккомпанемент, күңелле якты, моңлы рус җырлары, концерт костюмнары (программа дәвамында артистлар дүрт тапкыр үз киемнәрен алмаштырдылар) һәм, билгеле инде, сәләтле башкаручылар. Әлеге матурлыкны сәхнәдән дә чыгарасы килмәде.
Иң яшь артистлар чын шау-шу тудырдылар, театрның балалар труппасы да бар. "На завалинке" композициясе, мөгаен, иң яхшы номерлары булгандыр, ул һәркемнең йөзендә дулкынландыргыч чаткы кабызды. Сүз уңаенда, әлеге сөйкемле башкаручылар өчен костюмнарны тегүне шәхси эскизлар буенча ата-аналар эшләткән, шуңа да һәр бала үзенә күрә модель ролендә чыгыш ясады, рус милли киеменең байлыгын һәм күплеген күрсәтте. Программага заманча миниатюралар театры артистлары башкаруындагы күренешләр дә кертелгән иде, алар белән очрашу көтелмәгән күңелле яңалык булды. Әлеге коллективның 30 ел барышындагы премьералары аншлаг булып уздылар, ул, әйтергә кирәк, профессиональ дәрәҗәгә иреште һәм илебездә беренчеләрдән булып "Россиянең атказанган халык коллективы" исеменә лаек булды. Моңа, билгеле, артистларның үзләренең һәм алыштыргысыз җитәкчеләре, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, төрле елларда шәһәребезнең мәдәни тормышында төрледән-төрле уңай үзгәрешләр керткән Любовь Смирнованың тырышлыгы белән ирешелде. Ул бер-берсеннән аерылучы һәм төрле жанрларда эшләгән һәм эшләүче җиде төрле коллектив оештырды, аларның барысы да аерым соклану уята, "халык" статусына кадәр күтәрелделәр. Килешегез, бик аз кеше генә шундый уңышны яңадан кабатлый ала. Быел Любовь Владимировна "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының "Мәдәният һәм рухият" номинациясендә җиңүче дип табылды. Бу - бер йөздә режиссер да, сценарист та, сәләтле җитәкче дә булган кешенең казанышын тану. "Рус җырлары теат­ры" исеме астында барлыкка килгән яңа проектын ул, барыннан да элек, үзенчәлекле зур сәхнәдән рус җырларын башкаручы коллектив оештырырга теләве белән аңлата.
- Рус җырының хәзергә кадәр кирәк булуын һәм яратып тыңлауларын аңладым, - дип сөйли Любовь Владимировна. - Аларда күңел киңлеге, иксез-чиксез шатлык һәм сагыш та бар. Җырларда хисләр дә сафрак, чистарак... Әлеге җырлардан башка ничек яшәргә мөмкин.
Һәм барысы да килеп чыкты! Кабат тамашачылар түземсезлек белән аның театрының яңа премьерасын көтәләр, алар арасында күңелләре белән рус җырларына бирелгән һәм сәләтле артистларны яратучы үз тамашачылары да бар.
Аларны, чыннан да, яратырлык та. Любовь Смирнова һәрберсе турында хөрмәт, ихтирам, ниндидер бер җылылык, рәхмәт хисе белән сөйли. Бу кичне дә Любовь Ураскина, Елена Быкова, Динара Злыднина, Юлия Колесникова, Елена Макарова, Марина Тугашева, Инга Минзалова, Елена Васильева, Елена Иванова, Ольга Мигачева, Оксана Якунина, Олег Семенов, Ксения Рябкова, Владимир Титов, Юрий Соловых күңелле минутлар бүләк иттеләр. Алар ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Анатолий Рогожкин җитәкчелегендәге халык инструментлары ансамбленең инструменталь озатуы астында чыгыш ясадылар.
- Һәр катнашучының безнең коллективка килүенең, инде легендага әверелгән үз тарихы бар, - дип сөйли Любовь Смирнова. - Аларның сүзләренә караганда, алар өчен башка дөнья ачылган, башка кыйммәтләр барысыннан да өстенрәк булган. Коллектив җырлау кешеләрне берләштерә, без - артистлар, чыннан да, үз эшебез белән мавыгучан, тулы мәгънәсендә энтузиастлар.
Залдан чыгучы тамашачыларның йөзләре яктырып, нурланып киткән, аларның кайберләре, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләре Любовь Владимировна, артистлар янына килеп әлеге сихри программа өчен шәхсән рәхмәт белдерделәр. "Без яшәреп киткәндәй булдык. Сез безне үсмер чагыбызга, яшьлегебезгә кайтардыгыз. Рәхмәт сезгә". Тамашачыларның әлеге гади сүзләре аеруча кыйммәт, аларда куштанлану, ясалмалылык юк. Шундый кешеләр өчен эшлиләр дә бит инде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев