Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Казанда балачак музее булачакмы?

Яңа ел алдыннан ТР Милли музеенда 2011 елның көзендә республика басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татар китап нәшрияты ярдәме белән дөнья күргән "Музей детства в Казани" дигән китапны тәкъдим итү булды.

"Казанские ведомос­ти" газетасының баш мөхәррире Венера Якупова 2007 елда бала чакта уйнаган уенчыклар һәм уеннар турында үз хатирәләрен җибәрергә чакырып, укучыларга мөрәҗәгать иткән иде. Өч ел дәвамында "Казанские ведомости" укучылары газета битләрендә үз балачак­ларындагы уеннар, яраткан уенчыклар, бала чактагы маҗаралар турында сөйләделәр. Әлеге материаллар китапның нигезен тәшкил иткәннәр, аның автор-төзүчесе В. Якупова була. Китапта 132 уен сурәтләнгән. Ул балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары, балалар ял итү лагерьлары һәм мәктәптән тыш эш үзәкләре хезмәткәрләре өчен балалар белән эшләүдә менә дигән ярдәмче булачак. Җыентыкны тәкъдим итү белән бергә "Уенчыклар һәм балачак уеннары" дигән үзенчәлекле музей проекты старт алды. Аның кысаларында "Уенчык: җыябыз, саклыйбыз, уйныйбыз" дигән акция эшли. Музейга борынгы яки нинди дә булса башка, кызыклы вакыйгага бәйләнеше булган уенчык белән музейга килгән һәрбер кеше ТР Милли музееның экспозициясе белән бушлай танышу мөмкинлеге алачак.
Автор һәм китапны булдыручылар, яңа музей проектында катнашучыларга карата җылы сүзләр белән Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча рес­публика агентлыгы җитәкчесе Фәрит Шәһиәхмәтов мөрәҗәгать иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев