Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Катнашу Пастернак иҗатын яңача ача

Борис Пастернак әсәрләрен иң яхшы башкаруга ел саен уздырыла торган шәһәр музейлары конкурсында 1 нче гимназия җиңүче булды һәм 2012 ел дәвамында уку йортында укучылар өчен мемориаль музейга бушлай йөрүгә хокук алды.

Яшьләр үзәгендә узган конкурсның финал өлешендә муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Светлана Колесникова уңышлары белән котлап, иҗади үсеш теләде. Быел ул "Доктор Живаго" романы басылып чыгуның 55 еллыгына багышлап уздырылды, шуның өстенә катнашучыларга сәламләү хаты белән Борис Пастернакның улы Евгений мөрәҗәгать итте: "Кадерле "Иҗат максаты - үзбирем" конкурсында катнашучылар! Әтиемнең иҗаты сезгә якын һәм кызыклы булуына мин бик шатмын. Сез әлеге кызыксынуыгызга үзегезнең иҗат тырышлыгыгыз -фикерләрегез, рәсемнәрегез, иллюстрацияләрегез, музыкаль композицияләрегез белән җавап бирә алуыгыз, Борис Пастернак язганны аңларга теләвегез һәм яратуыгыз өчен шатмын.
Сезнең Пастернак тормышы һәм иҗаты турында күбрәк белергә һәм аңларга ярдәм итүче җитәкчеләрегез булуы күңелле. Кызганыч, мин бәйрәмгә сезнең янга бара алмыйм, әмма күңелем һәм уйларым белән сезнең янәшәдә. Сезнең барыгызга да шөгыльләрегездә уңышлар телим. Сезнең Евгений Пастернак".
Егерме көн дәвамында шәһәр һәм район мәктәпләрендә укучылар "Әдәби-музыкаль композиция", "Автор әсәрләре", "Нәфис сүз" номинацияләрендә жюри әгъзаларын үз эшләре белән таныштырдылар. Катнашучыларның барысы да конкурска иҗади якын килделәр, иҗат максаты үзбиремең дигән идеяне тулысынча акладылар. Алар Пастернак әсәрләрен тирәнрәк өйрәнеп, аның тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрен арттырдылар, шул исәптән Чис­тайда яшәгән чоры буенча да. Бу турыда алар чара барышында музей хезмәткәрләре тәкъдим иткән анкеталарында да яздылар.
Тәкъдим ителгән проектлар шәхсилеге белән аерылып торды һәм финалда тәкъдим итүгә хак­лылар. Видеороликлар һәм иҗат номерлары уңышлы яктыртылган сюжет линияләренә өстәмә булып торды. "Әдәби-музыкаль композиция" номинациясендә 1 нче гимназия укучыларының "Тормыш китабы барлык изгеләрдән дә кыйммәтрәк булган биткә җитте" дигән эше иң яхшысы дип табылды. Шул ук номинациядә (вокал ансамбль) 1 нче гимназия, вокал-солода Иван Савельев лидер булдылар.
Автор әсәрләре номинациясендә Пастернак әсәрләре буенча иң яхшы иллюстрацияләр үз яшь төркемнәрендә 1 нче гимназиядән Илья Рябковта, 3 нче гимназиядән Юлия Шабаевада, 2 нче гимназиядән Татьяна Корюкинада. Эссе бүлегендә иң югары баллны 3 нче гимназиядән Альбина Галимуллина алды. Укытучы белән укучының хезмәттәшлеге өчен диплом белән укытучылар Марина Харчева, Елена Лыхина билгеләп үтелделәр, Ольга Новикова үзенчәлекле идея өчен бүләкләнде.
"Нәфис сүз" номинация­сендә (поэзия) 6 нчы мәктәптән Диана Җиһаншина, 3 нче гимназиядән Диана Манналова, 1 нче гимназиядән Артур Абовян иң оста шигырь сөйләүчеләр булдылар.
9 нчы мәктәптән Сергей Зимин, 1 нче мәктәптән Елена Сергеева прозаның мәгънәви әһәмиятен иң яхшы итеп җиткерделәр. Шулай ук уңышлы дебют, әсәрнең эчтәлеген тирәнтен аңлаган өчен дә дип­ломнар булдырылды. Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев