Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Экспедиция төркеме эшләде

Безнең муниципаль районда җирле керәшен фольклорын өйрәнү буенча экспедиция төркеме эшләде.

Аның әгъзалары Бахта, Югары Кондрата, Ишәле авылларында булдылар, бу халык вәкилләренең традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнделәр, озак еллар шул авылларда яшәүчеләр белән очраштылар. Ансамбльләрнең, керәшен җырларын башкаручыларның чыгышлары аудио һәм видео тасмага язылды. Билгеләр буенча бай материал җыелган. "Карендәш" фольклор коллективының ике төркеме чыгышы да тыңланды һәм теркәлде. Ишәледә кунакларны "Сеспель" борынгы керәшен ансамбле шатландырды. Югары Кондратада "Сандугачым" ансамбле артистлары белән аралашудан казанлылар кыйммәтле мәгълүмат алдылар.
Экспедиция белән Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе аспиранткасы, республика традицион мәдәният үсеше үзәгенең фәнни хезмәткәре, "Бермәнчек" дәүләт керәшен ансамбле солисткасы җитәкчелек итте. Аның составына консерватория студентлары Л.Хафизова, А.Степанова, Г.Алжикова керде. Алар барысы да үзләренең тикшерү эшләреннән, яңа танышларының кунакчыллыкларыннан һәм әби-бабаларның традицияләрен сакларга һәм үстерергә омтылуларыннан канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев