Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чын халык җырлары яңгырый

Казанда ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән оештырылган "Традицион мәдәният байлыклары" дигән акция старт алды.

Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге студиясендә Татарстанның төрле районнарыннан борынгы халык җырларын башкаручы коллективларны яздыралар. Үзеңнең борынгы милли мәдәниятең башланган чорга кайту, чыннан да, әһәмиятле. Аларның иң яхшылары уртак дискка кертеләчәк. Чистайдан дүрт коллектив катнашачак. Гыйнвар аенда Кубасс авылыннан "Камушка" рус фольклор ансамблен (җитәкчесе В. Спиридонова) яздыру булды инде. Күптән түгел Гаделша авылыннан "Зәйтүнгөл" татар коллективы (Г. Мусина) Казанда булып кайтты. Ул иң матур халык җырларын башкарды. Түбән Кондрата авылыннан танылган "Илем" (Иван Ильин) ансамбле артистлары актив рәвештә чуваш милли иҗатын пропагандалыйлар, аларның чыгышын яздыру да үзәк республика студиясендә булачак. Керәшен халкы җырлары Бахта авылыннан "Карендәш" (А. Акманова) фольклор ансамбле башкаруында яңгыраячак. Әлеге коллективларның иҗаты белән республика халкы гына түгел, ә бәлки илебезнең башка төбәкләреннән, чит илләрдән килгән кунаклар да таныша алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев