Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чистай укулары

Безнең шәһәрдә беренче тапкыр балалар сәнгать мәктәбе коллективы катнашында үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Чистай укулары" үтте.

Чара юбиляр шәһәргә, китапханәнең 135 еллыгына һәм якынлашып килүче мөһим датага "Ступени" һәм "Энҗеләр" әдәби берләшмәләрен оештыру көненә багышланды. Тәкъдим итү алдыннан җирле авторлар әсәрләреннән төзелгән, рус һәм татар телләрендә яраткан шәһәрне данлаучы музыкаль номерлар һәм шигъри композицияләр яңгырады. Шуннан соң кунакларга "Чистай" мәдәни фондының финанс ярдәме белән үзәк китапханә тарафыннан нәшер ителгән Владимир Беловның "Мой славный Чистополь" дигән яңа шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде. Шигъри әсәрләрнең авторы танылган капитан, озак еллар дәвамында флотта хезмәт иткән, һөнәр училищесында белем биргән, зур иҗат стажына ия. Китапка фотоэшләр дә кергән. Иң актуаль темаларга язылган аның шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә басылып чыкты. Берничә шигъри җыентыгы дөнья күрде. Тәкъдим итүдә автор башкаруында берничә шигырь яңгырады. "Ступени" әдәби берләшмә әгъзасы яшьләр аудиториясендә еш кунак, чис­тайлыларны үз иҗаты белән таныштыра, ул кече ватанга чын мәхәббәт үрнәге булып тора, гражданлык, патриотик позицияне тәрбияли. Җыентык басылып чыгу белән Владимир Беловны муниципаль район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча бүлек начальнигы Рөстәм Хөснуллин котлады.
Укулар кысаларында "Провинциальный интеллигент" газетасын тәкъдим итү булды, аның бер санында безнең шәһәргә бер бит бүлеп бирелгән, анда Чистай турында кыскача тарихи белешмә урын алган, Елена Быкова, Рифкать Гардиев, Дамирә Максимова, К. Тимбикова исемендәге премиянең беренче лауреаты Николай Нарсеевның шигырьләре басылып чыккан. Илдус Исламовның "Яшьлегем яшеннәре" җыентыгы Рифкать Гардиев тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән һәм шулай ук әдәби бәйрәмдә тәкъдим ителде. Ирина Игнатьеваның "Сказание о земле Чистопольской" дигән китабыннан өзекләр К. Тимбикова исемендәге премия лауреаты, "Энҗеләр" әдәби берләшмәсе рәисе Фоат Хәсәновның татар теленә тәрҗемәсендә яңгырады.
Күп санлы кунаклар арасында менә дигән музыкаль номерлар бүләк иткән танылган җирле авторлар-җырлар иҗат итүчеләр бар иде. Яңа исемнәр ачу булды, М. Петровыхның шигырен 6 нчы мәктәпнең өченче сыйныф укучысы Катюша Ханжина сәнгатьле итеп сөйләде. Якташыбыз, ТРның Язучылар союзы әгъзасы, Р. Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты, Әлмәт нефть институты каршындагы мәдәни-күңел ачу үзәге берләшмәсе җитәкчесе Минзифа Әхмәтшина чистайлыларга Әлмәт авторларының китапларын бүләк итте. Ул шулай ук үзенең шигырьләре белән таныштырды, коллегаларга яңа иҗади уңышлар теләде.
ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы, шәһәрнең Мактаулы гражданины Нина Харитонова "Чистай укулары"на йомгак ясады, китап барлык заманнарда да кешенең ихтыяҗы булып калачак, ә иҗат - катлаулы, илһам сорый торган процесс дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев