Мәдәният
Бәйрәмне бергәләп үткәрик
30 августта, Республика көнендә чистайлылар өчен бәйрәм чаралары әзерләнде.
Көн дәвамында, 9 сәгатьтән кичке 8 сәгатькә кадәр, сезне шәһәр музейларында көтәләр. Гаиләгез, балаларыгыз белән сез бергә шәһәр тарихына, аның узганына экскурсия ясый аласыз. 17 сәгатьтә сезне Скарятинский бакчасына чакыралар, биредә "Муха-Цокотуха" дигән сәхнәләштерелгән тамаша булачак, балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә кызыксыну уятачак. Ул тәмамланганнан соң ТРның Тарихи-мәдәни мирасы елына багышланган бәйрәм программасы башланачак.
20 сәгатьтә сиксәненче-туксанынчы еллар дискотекасы, биюләр булачак, килешегез, ул теләсә нинди яшьтәгеләрне дә канәгатьләндерерлек. Ә аеруча тыныч шартларда ял итәргә яратучылар өчен үзәк китапханәдә әдәби кичә үткәрелүен хәбәр итәбез. Сез яшь автор Наталья Матвеева белән очрашачаксыз. Әйдәгез, бәйрәмне бергәләп үткәрик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев