Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Авторлар әдәби премия алачаклар

Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премияне чираттагы тапшыру тантанасы 18 гыйнварда 14 сәгатьтә язучының туган авылында, Иске Романда булачак.

Әлеге бүләк рус һәм татар телендә язучы җирле авторларга ике елга бер тапкыр бирелә. 2007 елда Хәйдәр Гатин белән Николай Нарсеев беренче лауреатлар булдылар. Быел премияне алуга "Энҗеләр" әдәби берләшмәсе әгъзасы Рәшит Хисми һәм "Ступени" әдәби берләшмәсе әгъзасы Рифкать Гардиев тәкъдим ителде, аларның исемнәре шәһәрдә һәм районда яхшы таныш. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге белән җитәкчелек итүче Рифкать Гәрәйхан улы "Тепло сердец вам возвращаю", "Слова, идущие от сердца" шигырь җыентыкларын бастырып чыгарды, ә Рәшит Хәйретдин улы,"Туфан киңәшләрен тотып", "Асыл мирас" ("Истины наследия"), "Бумеранг зла" һ.б китаплар авторы булып тора. Талантлы якташларыбыз белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев