Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Алтынчы сыйныф укучысының персональ күргәзмәсе

Алинә Хафизованың иҗат эшләренең персональ күргәзмәсе үзенең туган 4 нче мәктәбендә оештырылган иде.

Алтынчы сыйныф укучысы өчен бу зур уңыш, ул аның талантын тану. Алинә -мавыгучан, сәләтле кыз, үз куллары белән матурлык булдыра ала. Күргәзмәдә булып моңа ышанырга мөмкин. Анда аның төрле техника белән башкарылган эшләре тәкъдим ителгән. Алар матурлыклары, әзерләүнең үзенчәлекләре, яшь останың стандарт булмаган якын килүләре белән аерылып торалар. Әлеге экспонатлар белән укучылар гына түгел, аларның әти-әниләре, укытучылар, мәктәп кунаклары да таныша алдылар. Бу көнне 4 нче мәктәп бинасында муниципаль конкурс узды. Открыткалар, штукатулка, декоратив әйберләр. Аларны эшләүгә Алинә зур тырышлык куйган. Моны күргәзмәгә килүчеләр дә һәм әлеге матур әйберләрне сатып алучылар да билгеләп үттеләр. Тагын шуны да әйтәсе килә, мәктәп җитәкчелеге һәм укытучыларның үз укучыларының мавыгуына игътибарлы булуы да әһәмиятле, алар аны һәръяклап якларга һәм аның иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итәргә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев