Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Алма Спасын да бәйрәм иттек

Август аенда менә дигән өч христиан бәйрәме бар. Аларның һәрберсенең әһәмияте төрлечә һәм уникаль. Алар бер-бер артлы баралар: Бал Спасы, Алма Спасы, Чикләвек Спасы.

Спас - җәйнең төп бәйрәме. Традицияләрнең дәвамчанлыгын тәэмин итү, мәдәниятне саклау һәм үстерү, чын кыйммәтләргә балаларны, яшүсмерләрне тарту өчен шартлар тудыру максатында 19 август көнне районыбызның мәдәният учреждениеләрендә фольклор бәйрәмнәре үткәрелде: Түбән Кондрата авылында; "Пришел спас - всему час", Ишәле авылында "Лето яблочко румянет". Клуб хезмәткәрләре халык традицияләрен изге итеп саклыйлар, бу көнне дә авыл клублары территорияләренә олысы да, кечесе дә җыелды, чөнки бәйрәмне барысы да ярата. Авыл халкы алып баручыларның Алма Спасын уздыру тарихы һәм традицияләре турында сөйләүләрен зур игътибар белән тыңладылар, конкурсларда актив катнаштылар. Нәтиҗәләр ясаганнан соң бәйрәм кунакларын татлы сыйлаулар көтте, ә Спас аңа бик бай.
Ишәле авылында "Сеспель" фольклор ансамбленең өлкән яшьтәге артистлары традиция буенча әйлән-бәйлән әйләнделәр, борынгы фольклор җырларны башкардылар. Кемгә генә шундый күңел ачу, хуш исләре белән күңелне кытыклап торучы татлы алмалар ошамый икән? Бәйрәмне элеккечә үк яраталар, аны төрле буын вәкилләре хөрмәт итә. Бу юлы да ул күңелле, шатлыклы булды. Үз традицияләребезне, гадәтләребезне сакларга һәм онытмаска кирәк, аларда бит халык күңеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев