Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Мәгариф

Балалар әти-әниләре белән бергәләп дәүләт имтиханнары яздылар

16нчы номерлы мәктәптә «Имтиханнарны әти-әниләр белән бергә тапшырабыз» дигән акция узды

9нчы һәм 11нче сыйныфларны тәмамлаучылар әти-әниләре белән бергәләп сынау имтиханнары яздылар.

Катнашучылар математика буенча төп дәүләт имтиханының һәм база математикасы буенча бердәм дәүләт имтиханының кыскартылган вариантларын яздылар. Төп максат – белемнәрне тикшерү генә түгел, ә алдагы сынаулар процедурасы белән танышу һәм психологик әзерлек.

Парта артына утыруга батырчылык итүчеләр арасында Гүзәл Мордвинова да бар. Быел аның кызы 11нче сыйныфны тәмамлый, чын бердәм дәүләт имтиханы якын дигән сүз.

– Мин мондый чарада беренче тапкыр катнашам, – дип сөйли Гүзәл Фидаиль кызы. – Математика буенча үземнең белемемне тикшереп карарга булдым. Шулай ук балам БДИ тапшырачак мохитта да булып карыйсым килде.

Игорь Еремеев өчен исә әлеге процедура таныш булып чыкты: ул математика буенча БДИны берничә ел элек биргән. Бу юлы ул кызы Варвара белән бергә килде. «Бу процедура минем өчен гадәти» дип сөйли ул. 3нче гимназиянең тугызынчы сыйныф укучысының әнисе Нина Елькина шулай ук тәүге тапкыр шундый тәҗрибәдә катнашырга булган. Ул үзенең улы Давид белән төп дәүләт имтиханын бирә.

– Имтиханны биреп карарга, балага ярдәм итәргә, шушы мохитны тоярга теләдем, – дип уйлары белән уртаклашты Нина Аркадьевна.

Имтихан башланыр алдыннан 16нчы мәктәп директоры, имтиханнарны үткәрү пункты җитәкчесе Ирина Коновалова сынап карау инструктажы үткәрде, төп дәүләт һәм бердәм дәүләт имтиханнарын оештыру үзенчәлекләре, уздыру нечкәлекләре, чикләүләр һәм тыюлар турында сөйләде.

Шуннан соң чын-чынлап процедура башланды. Катнашучылар әйберләрен һәм телефоннарын кизү торучы янында калдырдылар, үзләрен исемлектә табып, металлодетектор аша уздылар һәм сыйныфка керделәр. Әти-әниләр һәм балалар шахмат тәртибендә утырдылар. Өстәлләрдә – паспорт һәм кара гельле ручка. Артык бернәрсә дә юк.

Имтиханнан соң, мәктәптән чыкканда, алар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Күпләр дулкынлануларының көтелгәнгә караганда да күбрәк булуы турында әйттеләр.

– Мин үземә: «Тынычлан, бу синең имтиханың түгел бит» дип әйттем. Әмма барыбер дулкынландым. Кагыйдәләр, таләпчәнлек... Бланклар өләшкәндә мин рәсми өлешеннән курыктым. Бу бит нинди зур җаваплылык! – дип сөйли Гүзәл Мордвинова. – Биремнәр үзләре бик кызыклы булды. Логика, санап чыгару мисаллары – болар әле ярыйсы. ... Пифагор теоремасы, логарифмалар киткәч... Мин боларны берсен дә хәтерләмим. Бу мисалларны чишә алмадым инде.

Ул боларны елмаеп сөйли, аңарда һәр көнне башларында нихәтле формулалар тотучы балаларга хөрмәт тә, шул ук вакытта кайчандыр өйрәнелгән белемнәрнең еллар узу белән онытылганнары өчен кызгану хисләре дә чагыла.

– Мин үзем БДИ тапшырып караганнан соң, тагын да күбрәк борчыла башладым, – дип дулкынлануын яшерми ул. – Мин хәзер баламны тагын да күбрәк аңлыйм.

Гүзәл Мордвинова булачак чыгарылыш укучыларына нәсыйхәтен бирде:

 – Балаларга мин иң мөһим нәрсәне – тынычлык, имтиханнарда үз-үзләренә ышаныч һәм, әлбәттә, уңышлар телим. Барысын да бик яхшы билгеләренә генә тапшырсыннар! – дип сөйли Гүзәл Фидаиль кызы.

Мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик бүлеге начальнигы Ольга Куличкова элек акция­нең өлкәннәр өчен генә булуын, ә быел аны киңәйтүләре: әти-әниләр һәм балалар сынауларны бергәләп үтүләре хакында сөйләде.

– Бу имтихан гына түгел, – дип ачыклык кертә Ольга Ивановна. – Бу барысын да: пунктка керүдән алып нәтиҗәләрне алуга кадәр юлны бергә үтү мөмкинлеге. Бу әти-әниләр процедураны аңласыннар, ә балалар үзләре генә булмауларын тойсыннар өчен эшләнә.

Бу көнне әти-әниләр бер генә сәгатькә кабат укучыларга әйләнделәр. Алар дулкынландылар, яздылар, ялгыштылар һәм үз хаталарыннан көлделәр... Ә мәктәптән чыкканда барысы да бер нәрсәне: хәзер без балаларыбызны яхшырак аңлыйбыз дип кабатладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев