Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче сыйныфка яңа кагыйдәләр буенча

Беренче сыйныфка укырга керүче балаларны мәктәпкә электрон язу буенча проектны тормышка ашыруда шәһәребез эксперименталь мәйданчык булды.

Яңа уку елыннан РФның "Мәгариф турында"гы законы нигезендә гомуми белем бирү учреждениеләренә билгеләнгән территорияләр беркетелде. Без муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Новиковадан әлеге яңалыкның асылы турында сөйләвен үтендек.
- Баланы мәктәпкә электрон яздыру - бу ачыклык, мәгълүмат алу мөмкинлеге һәм вакытны янга калдыру. Һәр балага гомуми белем алу мөмкинлеге гарантияләнә. Шуның белән бергә ата-аналар, шул исәптән яшәү урынына бәйсез рәвештә гомуми белем бирү программасы буенча укытучы белем бирү учреждениесен сайларга хокуклы. Шуның белән бергә белем бирү учреждениесенең территориальлеге тәэмин ителергә тиеш.
Әгәр ата-аналар балалары өчен икенче микрорайондагы мәктәпне сайлаганнар икән, аларның белем алуга хокуклары бераз кичектерелә. Алар яшәү рәвешенә бәйсез рәвештә теләсә кайсы мәктәпкә документларны бары тик 1 августтан соң гына бирә алалар. Буш урыннар булганда беркетелгән территориядә теркәлмәгән балаларны 1 августка кадәр, беркетелгән территориядә теркәлгән барлык балаларны бер сыйныфка кабул итү тәмамланганнан соң кабул итәләр.
- Мәктәп үзенә беркетелгән адрес буенча яшәүче баланы беренче сыйныфка кабул итүдән баш тарта аламы?
- Бары тик урын булмау сәбәпле генә кабул итүдән баш тартырга мөмкиннәр. Бу очракта башка белем бирү учреждениесенә урнаштыру мәсьәләсен хәл итү өчен мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Гражданлыклары булмаган чит ил гражданнарының бушлай нигездә белем алуга хокуклары бармы?
- Алар бушлай нигездә гомуми белем алуга РФ гражданнары белән бер тигез хокуклардан файдаланалар.
- Беренче сыйныфка кабул иткәндә тест үткәрү дөресме?
- Беркетелгән затларны гомуми белем мәктәпләренә сынауларсыз гына кабул итәләр.
Иҗатның, спортның аерым төрләре буенча сәләтле балалар өчен гомуми белем бирү программасын тормышка ашыручы уку йортларындагы кабул итү кагыйдәләрендә әлеге мөмкинлекләрне ачыклау механизмнары каралган.
- Беренче сыйныфка язылган вакытта мәктәп сәламәтлек торышы турында медицина белешмәсе таләп итәргә хаклымы?
- Медицина белешмәсе таләп итәргә тиеш түгел. Медицина белешмәсе баланың ата-анасының теләге буенча бирелә.
- Мәктәптәге буш урыннарга кабул иткәндә кем өстенлектән файдалана?
- Беркетелгән территориядә теркәлмәгән гражданнарны буш урыннарга кабул иткәндә полиция хезмәткәрләренең, хәрби хезмәткәрләрнең балалары ташламалардан файдаланалар. Аларның хокук­лары федераль законнарның тиешле маддәләре белән көйләнә.
- Барлык белем бирү учрежде­ниеләре дә террито­рияләргә беркетелгәнме?
- 1 нче лицейга, 2 нче гимназия, кадетлар мәктәбенә, кадетларның мәктәп-интернатына территорияләр беркетелмәгән.
- Нинди территориягә беркетелү турында кайдан мәгълүмат алырга була?
- Уку йортлары, муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе сайтларыннан алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев