Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Алар студентлар булдылар

Ел саен ИНЭКА филиалында Беренче курс студентлары көне үткәрелә.

Студентлар советы кызлар һәм егетләр өчен төрле күңелле биремнәр белән конкурс программасы әзерләгән. Аларның ни дәрәҗәдә җитез, өлгер, эзләп табучанлыгын сынап карарга кирәк бит, чөнки тантана студентлыкка багышлау дип атала. Ә бер команда буларак чыгыш ясау туплаганлык, борчылу хисе тудыра. Барлык кызлар һәм егетләр дә конкурсларда актив катнаштылар, үз төркемнәренең баллар санын арттырып, "көндәшләре" алдында көчлерәк булырга тырыштылар. Икътисадчылар алдынгылар рәтенә чыктылар, икенче урынны төзүчеләр, ә өченче урынны "Природоустройство" командасы алды. Автомобильчеләр иң дус һәм оешкан төркем булды.
Ярышларга йомгак ясаганнан соң, беренче курс студентларына студентлык билетлары һәм татлы приз­лар тапшырылды. Кич белән уку йортының барлык студентлары өчен "Төзүче" район Мәдәният йортында дискотека булды. Беренче курс студентлары Александр Мөбарәкшин, Вадим Павлов, Илфат Минхәсәпов, Елизавета Федорова кечкенә скетчлар күрсәттеләр. Регина Шәмсетдинова һәм Мөхәммәтҗан Носиров бик матур бию башкардылар, егет аеруча матур биеде. Студентлар советы рәисе Ксения Рябкова һәм Марина Астафьева җитәкчелегендә кабат конкурслар үткәрделәр, аларны барысы да бик теләп кабул иттеләр. Барысы да искиткеч актив булдылар. Менә дигән бәйрәм килеп чыкты. Студентлар тормышы башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев