Җинаять эше кузгатылган
Чистайда яшәүче маркетплейсның шәхси кабинетында 8 356 сум акчасы югалуын сизә. Бу хакта Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хәбәр итә.
Хатын-кыз полициянең кизү бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм үзенең шәхси мәгълүматларын һәм акчаны мөстәкыйль рәвештә беркемгә дә тапшырмавын әйтә.
Тикшерү барышында хезмәткәрләр әлеге акчаларның авиабилетлар сатып алуга тотылуын хәбәр итәләр. Ачыкланганча, берара әлеге ханым банк счетлары, аккаунтлар, маркетплейслар бәйләнгән сим-картадан файдаланмый торган. Әмма номерны блокка куймаган – нәкъ менә шуңардан явыз ниятле кешеләр файдаланганнар да инде.
Әлеге факт буенча «Банк счетыннан акча урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Әгәр дә сез сим-картадан файдаланмый башлагансыз икән, кичекмәстән аны банк счетларыннан һәм маркетплейслардагы шәхси кабинетлардан арындырырга, шулай ук элемтә операторында рәсми рәвештә номерны блокка куярга кирәклеге хакында полицейскийлар янә бер кат искә төшерә.
Нет комментариев