Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Чүплекләр бетерелде

Шәһәр прокуратурасы тарафыннан Чистай муниципаль районының авыл җирлекләре территорияләрендә халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә федераль законның үтәлүенә тикшерү үткәрелде.

МЭПРның ТР буенча Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә шәһәр һәм район территориясендә үткәрелгән әлеге чара барышында 2002 елның 10 гыйнварында кабул ителгән "Әйләнә-тирә мохитны саклау турында"гы 7 нче номерлы федераль законның шәһәр һәм авыл җирлекләрен карап тоту өлешендә хокук бозулар ачыкланган. Мәсәлән, Чистай муниципаль районының Иске Роман авыл җирлеге, Роман поселогының көньяк-көнбатыш чикләрен тикшерү барышында производство һәм куллану калдыкларының санкцияләнмәгән чүплеге булуы ачык­ланган: көнкүреш биналары һәм тораклардан чыккан калдыклар, мөгезле эре терлек һәм дуңгыз фермаларыннан чыгарылган тирес, гомуми мәйданы 3000 кв.метр, ә күләме 80 куб. метр тәшкил итә. Ачыкланган хокук бозулар Чистай муниципаль районы Иске Роман авыл җирлеге башкарма комитетының эшләвен күрсәтә, бу үз чиратында авыл җирлеге территориясендә санитар эпидемиологик хәлнең сизелерлек начараюына китерә, табигый мохитына тискәре тәэсир ясый һәм халыкның эпидемиологик авырулар белән авырау куркынычын тудыра.
Шундый ук хокук бозулар муниципаль районның Олы Талкыш, Булдырь, Исләй, Кече Талкыш, Иске Галактионово авыл җирлекләрендә дә ачыкланган. Чистай шәһәр судына ачыкланган хокук бозуларны бетерү турындагы таләпләр белән иск гаризалары җибәрелгән. Моннан тыш, әлеге авыл җирлекләре җитәкчеләре РФ административ хокук бозулар турындагы кодексының 8.2 маддәсе буенча 10 мең сум күләмендә штраф түләтү белән административ җавапка тартылганнар.
Шәһәр прокуратурасы әлеге юнәлештә эшне дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев