Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәһәр депутатлары мәктәпләрне ремонтлауда ярдәм итәләр

Чистайлылар «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә катнашуларын дәвам итәләр. Уку йортлары биналарын яңа уку елына кабул итүгә әзерләнгәндә бу ярдәм аеруча актуаль.

Кадет мәктәбендә ата-аналарның, укытучыларның ремонт бригадасы тырышып эшли. Эшләрнең зур өлеше төгәлләнгән инде, уку кабинетлары балаларны каршы алырга әзер, коридорларны, фойены косметик ремонтлау алып барыла.
-Бездә түбә торышы белән проблемалар бар иде, - дип сөйли хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Нина Штягина, - элеватор җитәкчесе Ринат Мотыйгуллин безгә төзелеш материалы, эшчеләр бүлеп бирде, проблема хәл ителәчәк. Моннан тыш безгә химая ярдәме сыйфатында хуҗалык инвентаре, косметик ремонт ясау өчен төзелеш материалы бирделәр. Предприятие белән безнең җылы мөнәсәбәтләр урнашты, җәен территорияне кардан чистарту өчен техника бүлеп бирелә, безнең ярдәм соравыбызны һәрвакыт ишетәләр. Үз чиратында мәктәп укучылары да поселок территориясен төзекләндерүдә, чисталык булдыруда ярдәм итәләр.
Акция игълан ителгән формат кысаларыннан чыкты. Мәктәп аны тәмамлаучылар өчен генә үзенеке түгел. Аңа уку йортлары проблемаларына битараф булмаган балалар өчен уңайлы шартлар тудыру турында кайгыртучы һәркем ярдәм итә ала. Кадет мәктәбендә акциядә ирек­ле катнашу инициативасын ата-аналар комитеты әгъзалары да күрсәтте, алар үз куллары белән уку кабинетларын ремонтлыйлар.
-Бу мәктәптә минем балаларым укый, - дип сөйли Любовь Насыйрова. - Мин алар һәм аларның сыйныфташлары белем көнендә чиста, матур сыйныфларга килүләрен телим, яхшы кәеф укырга ярдәм итә. Мәктәп укытучылар өчен дә балалар өчен кебек үк туган йорт. Уңайлы эш урыны кызларыбызны һәм улларыбызны укытуга иҗади якын килергә ярдәм итә. Шуңа да барысын да сыйфатлы итеп эшләргә тырышабыз.кытучы Людмила Никитина үз укучыларының әти-әниләренә аеруча рәхмәтле.
-Алар шундый активлар, - дип сөйли сыйныф җитәкчесе. - бу яктан мин оттым. Алар мәктәпкә ярдәм итәргә вакыт табалар, барысын да ирекле рәвештә һәм зур тырышлык белән башкаралар.
-Күп еллар дәвамында мәктәпләргә, балалар бакчаларына ярдәм итүчеләр арасында «Гранд-Строй» фирмасы җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Олег Батыршин да бар. Ул шулай ук «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» рес­публика акциясендә катнашты. Без аның хәйрия эшчәнлеге сәбәпләре белән кызыксыңдык.
-Мәктәп, укытучылар миңа зур тормышка юл ачтылар, - дип сөйли ул, - тормышымда дөрес юл сайларга ярдәм иттеләр. Һәм бүген мәктәп биргән белемнәр өчен рәхмәтле булу һәркемнең бурычы ул. Минем өчен «үзеңнеке» төшенчәсе киң­рәк мәгънәгә ия. Миңа һәр уку йорты проблемалары якын. 4 нче мәктәп «Уңай мохит» акциясе кысаларында пандуслар урнаштыруга мохтаҗ иде. Мин әлеге мәсьәләне хәл итүгә ирештем, түбәгә, бас­кыч маршларына ремонт ясалды.
Хәзерге вакытта «Луч» поселогындагы һәм 16 нчы мәктәпләрдә капиталь ре­монт эшләре алып бара­быз. Билгеле, проект-сме­та документациясендә ка­­­ралмаган кайбер башка мәсь­әләләрне хәл итүдә дә ярдәм итәм. Узган ел 1 нче лицейда да шулай булды.
-«Үз мәктәбеңә ярдәм ит» хәйрия акциясенең тагын бер адресы - 5 нче мәктәп. Без уку йорты директоры Людмила Бакалдина белән сөйләштек.
-«Чистопольбетонстрой» фирмасы җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Алексей Карманов безнең иганәчебез булды, ул безгә төзелеш материаллары, комлы-гравийлы катнашма, цемент, бетон бирде. Мәктәпкә карата игътибарлы булуы өчен зур рәхмәт. Бу зур матди ярдәм, әмма, иң мөһиме, югары социаль статуска ирешкән һәм мәктәпләре, укытучылары турында онытмаучы кешеләр ягыннан игътибарны һәм кайгыртуны тоярга ярдәм итүче әхлакый ярдәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев