Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзәк чыршыда утлар кабынды

Яңа ел алдыннан шәһәрнең төрле микрорайоннарында бәйрәм чыршылары ачылды, бу тантаналар югары дәрәҗәдә узды һәм чистайлыларга шатлык, куанычлар китерде.

Үзәк шәһәр чыршысын ачу, гадәттәгечә, 31 декабрьдә, Скарятинский бакчасында узды. Бирегә шул кадәр күп халык җыелды ки, кем әйтмешли, алма төшер урын да юк иде. Бу көнне һава торышы да бик әйбәт - кары да, аз гына суыгы да бар иде, чистайлыларның һәм бәйрәмгә килүче кунакларның кәефләре яңа елдагыча - күтәренке булды. Биредә яшел чыршы гына түгел, ә карлы текә тау да бар, балалар анда рәхәтләнеп шудылар, шугалакта да халык күп иде. Теләгәннәргә тимераяклар һәм боз чаналарын прокатка бирү оештырылды. Балалар шатлыгына карусель да эшләде. Cүз уңаенда, күптән түгел шәһәргә яңа аттракционнар китерелгән, аларны яз көне монтажлаячаклар. Шәһәр мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында укучылар кардан ясаган әкият персонажлары да Скарятинский бакчасына килүчеләрнең игътибарын җәлеп итте. Моннан тыш, тәмле шашлык, кайнар чәй, пешкән тәм-томнар белән авыз итәргә була иде. Бәйрәм кәефе бөтен җирдә дә тоела иде: елмаеп-көлүләр, петардалар шартлавы, салютлар яңгыравы ишетелеп торды, кибет витриналарында һәм агачларда төрле төстәге утлар җемелдәде.
Әмма төп игътибар сәхнәгә юнәлгән иде. Биредә беркемне дә битараф калдырмаган үзешчән артистлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, олысы да, кечесе дә шаян җырлар астында биеде.
Чистайлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән Кыш Бабай һәм Кар кызы тәбрикләделәр һәм котлау сүзен муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановка тапшырдылар. Илдус Тәлгать улы узып баручы елның иң якты, истә калучы мизгелләренә басым ясады. Болар-сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү программасының тәмамлануы, террито­риаль җәмәгать үзида­рәләре булдыру, рай­онда яңа ФАП­лар һәм клуб, ә шәһәрдә- яңа балалар бакчасы барлыкка килүе. Башлык киләчәккә планнар турында сөйләде, 2013 елны Туган якка мәхәббәт елы дип игълан итте, барысын да Яңа ел белән котлады, барлык шәһәрдә һәм районда яшәүчеләргә бәхет, исәнлек-саулык, күтәренке кәеф теләде. Аннан соң Чистай күген бәйрәм салюты яктыртты. Чара ахырына якынлашты, әмма беркем дә кайтып китәргә ашыкмады, кешеләр күңел ачтылар, чыршы турында җырлар җырладылар, бер-берсен якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев