Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спортчылар туган шәһәрләренә бүләк ясадылар

Чистай армспорт мәктәбендә тәрбияләнүче өч кыз дөнья беренчелегендә яхшы чыгыш ясадылар, ул Польшада узды. Ә шәһәребезне тәкъдим итүче дүртенче кеше, армспорт буенча дөнья чемпионы Венера Уразгильдиева ярышларда судья сыйфатында эшләде. Шәһәрнең туган көненә менә дигән бүләк!

Ярышлар, спортчылар сүзләренә караганда, бөтен ышанычларны да аклады.
- Катнашучылар саны буенча, бу беренчелек уздыру тарихында иң эре ярыш булды ,- дип сөйли Венера Уразгильдиева. - Бөтен дөньядан 1300 спортчы катнашты, алар иң-иңнәре иде. Ярышларның техник җиһазлануына яңалыклар кертелгән иде. Ярышны фойе, кафеда урнаштырылган зур экраннарда карау мөмкинлеге булды. Заманча техника барлык нечкәлекләрне күрү мөмкинлеге бирә, нәрсә дә булса ошамаса, ярыш туктатыла.
- Безнең егетләр һәм кызлар дулкынланганнардыр мөгаен, әмма пьедесталга кабат күтәрелә алдылар?!
- Алар менә дигән чыгыш ясадылар, әзерләнүгә җаваплы якын килделәр. Көненә 2-3 тапкыр шөгыльләнделәр, күп көч куйдылар.
Бөек җиңү өчен, кем әйтмешли, нәрсә дә булса корбан итәргә кирәк, бер тапкыр ычкындырсаң, кире кайтаруы бик авыр. Көндәшләр дә йокламый. Көрәшнең бик авыр булуын Виктория Гаранина да раслый. Димәк, җиңүнең дәрәҗәсе дә күбрәк!
Чистайлылар уңыш җыйдылар
Икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы студентлары Виктория Воронина һәм Виктория Гаранина алтын яуладылар. Безнең кызлар кабат әлеге спорт төрендә дөньяда иң көчлеләре булуларын расладылар. Шуның өстенә, Вика Воронина олырак спортчылар белән дөнья чемпионатында катнашырга булды (ул параллель барды). Нәтиҗәдә, бишенче урын - булдырдың!
Салават Кадыйров исә, ул КНИТУ-КАИ «Восток» филиалының дүртенче курсында укый, беренчелектә өченче урын алды. Әлеге яхшы хәбәр туган вузында кайнар кабул ителде.
- Салават зур спортта нык адымнар ясый, без моңа бик шатланабыз, - дип сөйли прибор төзү кафедрасы профессоры Сергей Прохоров. - Студентларыбызның казанышларын горурланып билгеләп үтәбез. Алар булдыралар! Ирешкән уңышларында чистайлылар тукталып калырга җыенмыйлар, остазлары, атказанган тренер Фоат Уразгильдиев белән яңа сезонга әзерләнәләр. Барысы да кире кабатланачак, шулай ук уңышлар да дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортчылар туган шәһәрләренә бүләк ясадылар