Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мендельсон маршы астында

Иртәгә ЗАГС органнары оешуга 95 ел тула.

Законнарның беренче кодексы (1917 елда) ЗАГС органнарының төп функцияләрен һәм эшчәнлек тәртибен билгеләде. Гражданлык хәле актлары - бала туу, никах теркәү, уллыкка яки кызлыкка алу, аталыкны билгеләү, исем алмаштыру кебек актлар дәүләт теркәве узарга тиеш.
Шунысы кызыклы, беренче ЗАГС император Марк Аврения боерыгы буенча безнең эраның икенче гасырында борынгы Римдә барлыкка килгән. Ата-аналар биредә үз балаларын теркәргә тиеш булганнар.Тарихтан тагын бер кызыклы факт. Петр I вакытында ирекле никакхлашуга җитди игътибар бирелә. Аның боерыгы буенча яшь парларның ата-аналары аларны никахлашырга мәҗбүр итмәүләре турында ант бирергә тиеш булалар. ХVIII гасырдан башлап хатын-кызлар көч куллану корбаны булганда суд аша аерылышуны таләп итү хокукы алалар.
- Вакыт уза, ә аның белән бергә гражданлык хәле актларын рәсмиләштерүдә, шулай ук ЗАГС органнары эшчәнлегендә билгеле бер яңалыклар барлыкка килә, - ди ассызыклап ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина.- Бу мөнәсәбәттә алга таба зур адым ясалды. Яңа мәгълүмати технологияләр, киңрәк һәм активрак кертелә, хәзерге вакытта электрон архив оештыру буенча эш дәвам итә (1918 елдан 400мең акт язуы саклана).
Берничә ел инде Online буенча бөтен республикада http: //uslugi.tatar.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында никахны теркәү вакытын билгеләп кую хезмәте эшли. Кияү һәм киленнең гаилә союзы төзү көнен һәм сәгатен алдан сайлау мөмкинлеге бар.
- Яңа матур традицияләр дә барлыкка килә?
- Берсүзсез. Гаилә туу - ике кеше тормышындагы иң бәхетле, әһәмиятле вакыйга, аны озак еллар саклыйсы килә. Йөрәкләр бергә тибә. Яшь парларның никахлашу сараеннан чыкканда мәхәббәт, иминлек, килешү билгесе буларак кулларыннан һавага күгәрченнәр очыру матур традициягә әверелә бара. Яшьләр келәм буйлап үткәндә аларның киләчәк тормыш юллары озын, матур булсын һәм хисләре беркайчан да суынмасын өчен гөлчәчәк таҗлары сибү дә матур гадәткә әйләнә. Туйны тамада ( хәзер бер генә бәйрәм дә алардан башка үтми), артистлар чакырып, фейерверклар атып та матурайтырга мөмкин, әмма иң мөһиме гаилә билгеләнгән статусына туры килсен, анда мәхәббәт, ихтирам, аңлашу булсын, өйдә балалар тавышы яңгырасын иде.
- Сүз уңаенда, Вера Николавна, балалар туу турында да әйтегез әле.
- Республика буенча тулаем балалар тууның артуы күзәтелә. Без дә демографик күрсәткечләр буенча артка калмыйбыз. Шушы көннәрдә безнең ЗАГС бүлегендә быел меңенче бала туу теркәлде, соңгы ун елда бу беренче тапкыр булды. Сүз уңаенда Адилә Гайнетдинова гаиләдә икенче бала булып туды. Сабыйга һәм аның әти-әнисенә иң изге теләкләрне юллыйбыз. Дөрес, никахны теркәү кимеде, мөгаен, кәбисә елы белән бәйле ышанулар роль уйнагандыр. Аерылышучылар саны да бераз кимеде.
- ЗАГС хезмәткәрләре вазифасы даирәсе киң бит.
- Без ел саен 7 меңнән артыграк юридик әһәмиятле гамәлләр башкарабыз, коллективыбыз кечкенә, әмма бик дус. Безгә шулай ук төрле сораулар белән муниципаль районыбыздан читтә яшәүчеләр дә белешмә алу өчен мөрәҗәгать итәләр. Моннан тыш төрле оешмалардан, хезмәтләрдән белешмәләрне ачыклауны сорап та мөрәҗәгать итәләр (11 айда 2 меңнән артыграк мөрәҗәгать).
Авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләренең дә гражданлык хәле актларын теркәүгә вәкаләтләре бар, форсаттан файдаланып, аларны да якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итәм. Авылда да яшь гаиләләр күбрәк барлыкка килсен, балалар туу да артсын иде.
- Никахлашу сараен гаилә кыйммәтләрен пропагандалаучы бәйрәмнәр, тантаналар, көмеш, алтын, зөбәрҗәт юбилейларын билгеләүче парларны хөрмәтләүдән башка гына күз алдына китереп булмый. Бу бик дулкынландыргыч. Без һәрвакытта да бу турыда газетабыз битләрендә сөйлибез, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә өметләнәбез. Сезгә, Вера Николаевна, һәм сезнең хезмәткәрләргә бик зур рәхмәт, һөнәри бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев