Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистайда кечкенә элеватор барлыкка киләчәк

Чистай районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Министр сәфәренең төп максаты Чистайдагы элеккеге аэропорт территориясенә бару иде, анда "Тат-Агро" фирмасының сәнәгать мәйданчыгы урнашкан. Биредә кечкенә элеватор төзергә булганнар

Фирманың башкарма ди­­­ректоры Александр Шнай­дер министрга һәм аны озатып йөрүче муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановка сөйләгәнчә, әлеге фирма Чистай җирендә өчен­че елын эшли, әм­ма беренче ике елда көн­багышны һәм рапсны (фирма әлеге культураларны җитештерү белән шөгыльләнә) кабул итү һәм киптерү пункты булмады.

Иң башта предпри­я­тие Түбән Кондратада җир пайларын арендага алып рапс үстерү белән шөгыльләнә башлады, аннан соң мәйданнар ки­ңәй­де һәм авыл хуҗа­лыгы предприятиесе Кар­га­лы, Ишәле, Югары Кон­драта басуларына да көнбагыш, бөртекле культуралар чәчә.

Шулай итеп, үстерелгән уңышны саклау һәм эшкәртү мәсь­әләсе килеп басты. Һәм быел предприятие элек­кеге аэропортның күтә­релү-утыру полосасы мәйданында кечкенә генә элеватор оештырып үз производство бинасын төзергә булды.

Биредә куәтле комбайннар, башка техника урак башлануын көтә.

Күптән түгел монда биш кечкенә бөртек киптергеч урнаштырылды, алтынчысы мон­­тажлана (киптергеч хезмәтләреннән баш­ка авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә файдалана алачак, бу да әһәмиятле).

Хәзер ангарлар төзү буенча төп эш җәелдерелде.

Анда китерелгән бөртек һәм көнбагыш культуралары урнаштырылачак.

Министр яңа кечкенә элеватор төзү буенча эшне югары бәяләде, биредә 20 мең тоннага кадәр бөртек һәм башка авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртү планлаштырыла.

Ул шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре белән дә аралашты.

-Мин киләчәктә нәкъ менә шундый кечкенә генә авыл хуҗалыгы про­дукциясен эшкәртү ком­плекслары кирәк булыр дип саныйм, алар бик уңайлы, зур да түгел, мобильләр, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
- Шундый эш бе­лән шөгыльләнүче эш­мәкәрләргә киләчәктә дә ярдәм кулы сузачакбыз.
Марат Әхмәтов 5 августта кабат Чистайга килергә вәгъдә бирде, яңа ашлык кабул итү предприятиесенең тулы куәткә эшли башлавына инану өчен.
Ангарларны нәкъ менә шул вакытка төзеп бетерү планлаштырыла.
Районга көчле инвестор килү факты шатландыра, ул актив төстә авыл хуҗалыгы производствосын үстерә.
Шуның өстенә район авылларында яшәүчеләр дә авыл хуҗалыгы культураларын сату базарында сорала торган культураларны җитештерәләр.
Ә бу яңа эш урыннары, районның авыл җирлекләре бюджетларына өстәмә керем дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X