Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь сайлаучылар өчен дәрес

Авыл хуҗалыгы техникумында "Демократик сайлаулар һәм сәяси партияләр" темасына сыйныф сәгате узды.

Агымдагы елның 4 декабрендә ил тормышында мөһим вакыйга - Россия Федерациясе Федераль Җыенының алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. Өлкән буынның төрле дәрәҗәдәге вәкаләтле органнарга сайлауларда катнашу тәҗрибәсе булса, 18 яшькә җиткән һәм сайларга хокук алган яшьләрдә сораулар шактый күп, алар җавап алырга телиләр. Һәм сайлаулар темасына багышланган чаралар цик­лы барышында уку йорты студентларына шундый мөмкинлек бирелде. Шуларның берсе 535 һәм 145 нче төркемнәр укучылары өчен узды. Егетләрдә һәм кызларда кунакта "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов һәм муниципаль район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча бүлек начальнигы Рөстәм Хөснуллин булдылар. Сыйныф сәгате лекция формасында диспут элементлары белән узды. Ул кечкенә сәхнәләштерүдән башланды, анда көннең иң актуаль, шул исәптән яшьләр проблемалары яңгырады. Шуннан соң сыйныф җитәкчесе Анна Трифонова сайлау системасына, сайлау системалары типларына, күп партиялелеккә һәм партия системаларына кагылган төп мәсьәләләргә җентекле тукталды. Аудиториягә үз фикерен җиткерергә, сайлау хокукы өлкәсендә теоретик белемнәр белән уртаклашырга, телдән анкетада катнашып үз фикереңне нигезләргә, алган белемнәрне ныгытырга тәкъдим ителде.
Яшьләр белән сөйләшүне Михаил Ксенофонтов дәвам итте. Шәһәрне үстерү перс­пективалары турында кыскача мәгълүмат биреп, ул моношәһәрләргә ярдәм итү программасын гамәлгә ашыру уңаеннан бүгенге студентлар соралачак дип билгеләп үтте. Ул аудиториягә булачак сайлауларда актив катнашырга, лаек­лы кандидат өчен үз тавышларын бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Иң мөһиме - җәмгыятьтә тотрыклылыкны сакларга, демократик үсеш юлы буйлап барырга.
Рәсемдә: Сыйныф сәгате темасы студентларны да, кунакларны да кызыксындырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев