Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь рәссамнар танылган сәнгать осталары белән эшләгәннәр

Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче ике кыз Сочига «Сириус» белем бирү проектына иҗади сменага чакырылган иде.

Ул «Талант һәм уңыш» белем бирү фонды тарафыннан олимпия инфраструктурасы базасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасында рәсем сәнгатенең академик сәнгать белгечлекләре буенча булдырылган. Елизавета Яковлева һәм Изольда Семенова, укытучылары Наталья Севастьянова һәм Ирина Әхмәтшина (рәсемдә), яшь рәссамнарның индивидуаль иҗади сайлап алуны уңышлы үттеләр, ул фондның эксперт советы әгъзалары тарафыннан аларның эшләрен читтән дистанцион бәя нигезендә булган.
Иҗади сменада катнашучыларны котларга муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Светлана Колесникова килде. Сәнгать мәктәбендә белем алучыларга матур теләкләр белән шулай ук мәктәп директоры Наталья Ларионова мөрәҗәгать итте. Елизавета һәм Изольда үз кичерешләре белән уртаклаштылар, мавыктыргыч дәресләр, очрашулар турында сөйләделәр. Биредә тупланган белем, алган тәэсирләр аларның иҗат копилкасын тулыландырган. Алар Сергей Андриякиның Акварель һәм нәфис сәнгать академиясендәге әйдәүче педагог-рәссамнарның мастер-классларында алган акварель белән эшләү тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.
- Барган көнне без башка балалар белән таныштык, төрле уеннар үткәрелде, һәркем үзе турында сөйләде, - дип искә төшерә Изольда Семенова. - «Рәсем сәнгате» юнәлешендә ике отряд җыелды, әмма плэнерларга без бергә бардык, ә алар якшәмбедән кала һәр көнне үткәрелде.
Берничә тапкыр студиядә булдык, анда натюрмортлар ясадык. Калган вакыт бары пейзажларга гына багышланды, ике тапкыр портретлар белән шөгыльләндек.
Безгә бик күп матур урыннар күрү бәхете елмайды, алар арасында «Пасть Дракона» шарлавыгы, Сочида Форелевая урамы, Орджоникидзе исемендәге санаторий - Сталин заманындагы борынгы корылма, «Южные культуры» паркы.
- Кайвакыт без үзебез яшәгән кунакханә территориясендә һәм пляж янында рәсем ясадык, - дип өсти Елизавета Яковлева. - Шунда ук Мәскәүдән Сергей Андриякиның Акварель һәм нәфис сәнгать академиясеннән безнең укытучыларыбыз эшләде.
- Ә нинди дә булса күңел ачу программалары каралган идеме?
- Әйе, әмма алар төп түгел иде. Сочи-паркка, Кавказ тыюлыгына, Леонардо да Винчи, Никола Тесла музейларына, «Роза-хутор» тауда чаңгы шуу курортына экскурсияләр оештырылды. «Кармэн» боз өстендә мюзикл истә калды. Хәтта ике хоккей матчы карый алдык!
- Без укучыларыбызның шундый җитди сайлап алуны үтә һәм Сочи шәһәрендәге «Сириус» белем бирү үзәгендә өйрәнү үтү мөмкинлеге алулары белән горурланабыз, - ди балалар сәнгать мәктәбе директоры Наталья Ларионова. - Программа 24 көнгә исәпләнгән иде һәм үз эченә рәсем, рәсем сәнгате, Россиянең танылган рәссамнары белән композицияләрне, тауларда һәм диңгездә пленэрларны, күз аллауны арттыручы һәм сәламәтләндерүче ялны, иҗади очрашуларны һәм лекцияләрне алды.
Ә без исә шундый сәләтле балаларның безнең шәһәрдә яшәүләренә, укуларына һәм иҗат белән шөгыльләнүләренә сөенәбез, биредә моның өчен барлык шартлар булдырылган, аларның укытучылары да менә дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Яшь рәссамнар «Сириус»