Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ярминкәдәге бәяләр шатландырды

Узган шимбә көнне шәһәр базарларында быел беренче тапкыр авыл хуҗалыгы ярминкәләре булды.

Анда 23 авыл җирлеге, 10 авыл хуҗалыгы предприятиесе, Каргалы кош фаб­рикасы, элеватор, райпо, шулай ук кайбер фермер хуҗалыклары катнашты.
Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләргә бөртек, бәрәңге, киң ассортиментта яшелчәләр, сөт продукциясе, йомырка, бал сатылды. Шулай ук авыл халкы шәһәрлеләргә төрле кондитер әйберләре: чәй, беленнәр һәм күп кенә башка ашамлыклар тәкъдим иттеләр.
Шәһәр базарларында авыл хуҗалыгы продукциясе базардагы бәяләрдән түбәнрәккә сатылды. Барлыгы шәһәр микрорайоннарында 2,5 миллион сумга якын продукция сатылды.
Халык бөртекле культураларны, бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кәбестә, ит, сөт продукциясен бик теләп сатып алды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашучылар энтузиазм күрсәттеләр: басу һәм ферма продукцияләрен алар киң ассортиментта һәм түбән бәяләрдә генә түгел, ә сату урыннарын матур итеп бизәп тәкъдим иттеләр. Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре тәкъдим иткән авыл хуҗалыгы продукциясе бай ассортиментта булуы һәм зәвыклы бизәлеше белән аерылып тордылар.
Авыл мәктәпләре укучылары һәм укытучылары читтә калмады, алар үз куллары белән мәктәп ихтыяҗлары өчен яшелчәләр үстерәләр, ә артыгын ярминкәләрдә саталар.
Барлык базарларда муниципаль районның мәдәният, яшьләр бүлекләре, Яшьләр үзәге, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән мәдәни-күңел ачу чаралары әзерләнгән иде. Шәһәр базарларында бәрәңге һәм яшелчәләр көн саен сатылачак, ә авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбә саен октябрьдә генә түгел, ноябрьдә дә уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев