Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа производство ачылды

"Бетар" фирмасының 16 еллыгы көнендә пластмасстан әйберләр әзерләү буенча яңа производство тәкъдим ителде. Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов, Россиядә чит ил фирмалары вәкиллекләре җитәкчеләре - "Бетар"ның эшлекле партнерлары, православие һәм ислам дине вәкилләре коллективны икеләтә бәйрәм белән котларга килделәр.

Тантананы ачып, "Бетар" компаниясе төркеме президенты Владимир Зайцев җыелучыларны фирма туган көн, яңа производство ачылу белән котлады. Көндәшлек итәргә сәләтле, Россия һәм чит ил базарларын яулау һәм анда тотрыклы тору өчен җитештерелә торган продукциянең сыйфатын камилләштерү өстендә эшләргә, сыгылмалы бәяләр сәясәте алып барырга кирәк. Яңа производство предприятиене үз композицион материаллары белән тәэмин итәчәк, ә бу продукциянең арзанаюына бер адым дигән сүз.
Предприятие өчен ел уңышлы булды. Әлеге вакыйгага кадәр ике атна элек яңа буын электр исәпләгече җитештерә башладылар. Фирма портфелендә яңа эшләнмәләр, перспективалы проектлар бар. Фирма кулланучылар базарындагы туган тенденцияне төгәл күзәтә, алга карап эшли. Инженер-конструкторлык хезмәтенең интеллектуаль потенциалы исәпкә алу приборлары кебек үк эчке һәм тышкы базарларда сорала торган продукциянең киң спектрының перспективалы моделләрен эшләү мөмкинлеге бирә.
"Бетар" фирмасы шәһәр бюджетын булдыручы предприятие пози­­ция­­сен уңышлы яулый. Узган ел бюджетка 200 миллион сум акча күчерелгән, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча быел да күчерү шул күләмдә булачак. Предприятие уңышлы үсә, яңача җиһазландырыла, даими рәвештә хезмәткәрләрнең эш шартлары яхшыра, хезмәт хаклары арта. Бетарлыларның планнары зур, җитештерелә торган продукцияләр күләме арта. Моның өчен өстәмә мәйданнар, технологик процессларны исәпкә алып төзелә торган производство корпуслары таләп ителә, фирма җитәкчелеге төзелеш өчен җир участокларына документлар пакетын рәсмиләштерү белән бәйле сорауларны оптималь срок­ларда хәл итү өчен муниципаль властьның ярдәменә исәп тота.
Предприятие шәһәргә актив ярдәм итә, төзекләндерү, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә, катлаулы тормыш шартларында булган гаиләләргә ярдәм итүдә гомумшәһәр күләмендәге чаралар үткәрүдә үз өлешен кертә. Шәһәр көненә коллектив чистайлыларга менә дигән бүләк ясый, эстрада йолдызларының концерт программасын финанслый.
- Хыяллар чыннан да тормышка аша, - дип билгеләп үтте "Бетар" фирмасының генераль директоры Ринат Фәрдиев. - Без Германиядә предприятие ачуда катнаштык һәм аның аналоглары булмас кебек тоелган иде, ә менә бүген без шәһәребездә яңа производство тәкъдим итәбез. Бер елда диярлек сәгать заводының элеккеге беренче цехы корпусында барысын да яңадан эшләп, танылган чит ил фирмаларының термопласт-автоматларын сатып алып монтажладык, чиратта склад биналары төзү. Иске корпусларны яңадан үзгәртеп төзү авыр һәм күп чыгым сорый торган эш. Шуңа да карамас­тан, бинаны эшнең уңайлы шартларын булдыру буенча заманча стандартларга җайлаштырдык.
Эштә уңыш коллективның һәр әгъзасының компетентлылыгына, осталыгына бәйле, аларның барысы да бүләкләү сыйфатында премия алдылар. Тантаналы шартларда производство начальнигы Равил Вәлиев һәм аның урынбасарларына матди бүләкләр тапшырылды, предприятиенең бер төркем эшчеләре Мактау грамоталары һәм акчалата премия алдылар. Рөстәм Хамматов "Бетар" фирмасы коллективын һәм җитәкчелеген чираттагы әһәмиятле вакыйга белән тәбрикләде һәм предприятиенең муниципаль районның социаль-икътисадый тормышындагы аерым роле, эш урыннары булдыруы, хәйрия акцияләрендә һәм проектларда катнашуы турында ассызык­лап әйтте. Фирманы оештыручылар Владимир Зайцев, Ринат Фәрдиев, фирманың техник үсеш буенча директор урынбасары Антон Зайцев йөзендә җитәкчелек уңай микроклимат, толерантлык булдыруга зур игътибар бирә. Төрле милләт һәм дини конфессияләр вәкилләре эшли торган коллектив өчен бу аеруча әһәмиятле, фирма дини конфессияләргә ярдәм күрсәтә, православие, ислам динендәгеләрнең изге урыннарын торгызуда ярдәм итә. Коллективны котларга Алексеевскидагы изгеләндерүче Алек­сей приходының протоиерие Павел, шәһәр һәм районның имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифул­лин килгәннәр иде. Павел атакай хәйрия эшчәнлеге күрсәткәннәре, храмны бизәү, Речное авылындагы храмга гөмбәз куюда заказларны сыйфатлы үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары, традициягә әверелгән кыңгырау чыңы фестивален искә төшереп торсын өчен кыңгырау бүләк итте.
Алмаз хәзрәт традицион конфессияләрне яклаулары өчен рәхмәт белдерде, хәйрия эшчән­леге өчен ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Илдус Хәзрәт Фәизовның рәхмәт сүзләрен җиткерде, фирманың тагын да чәчәк атуын теләде. Унбиш еллап инде аларны Россиядәге "Энгель" Австрия фирмасы вәкиллеге җитәкчесе Евгений Родин белән вакыт һәм төрле катлаулы хәлләрдә сыналган эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Эшлекле парт­нерлары исеменә чын күңелдән котлаулар, изге теләкләр һәм бүләккә үзара мөнәсәбәтләрнең какшамаслыгы символы буларак Альп таулары күренеше белән картина тапшырылды. Россиядәге "Хайтиан" Кытай фирмасы вәкиллеге җитәкчесе Александр Докучаевның бүләге дә әһәмиятле, ул дүрт дәрәҗәдәге Изге Владимир орденының бүләк вариантын тапшырды. Россиядәге тагын бер Австрия фирмасы - "Виттман Баттенфельд" вәкиллеге җитәкчесе Дмитрий Максименко бәйрәм кунагы булды, ул иң изге теләкләрен белдерде. Яңа производство яңа перспективаларга юл ачып, ышанычлы старт алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев