Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа храмның гөмбәзләрен изгеләндерделәр

Төзелә торган православие храмының тәреләрен һәм гөмбәзләрен изгеләндерү йоласы булды.

Архимандрит Сильвестр тарафыннан гыйбадәт кылынды, ул тәреләрне һәм гөмбәзләрне изгеләндерү йоласы үткәрде, алар "Умиление" Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә төзелгән храмны төгәлли. Ул җыелучыларга вәгазь сөйләде, ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков адресына (бу чиркәү аның ярдәме белән төзелә), чиркәү төзелешендә катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләре белдерде.
Үзенчәлекле архитектур композициясе, төсләр гаммасы белән чиркәү бердәм ансамбль булдырып шәһәрнең тарихи өлеше комплексына туры килеп тора.
- Чиркәү Казан һәм Татарстан митрополиты Анас­тасий фатихасы белән Россияне һәм безнең территорияне яклаучы "Умиление" Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә изгеләндереләчәк, - диде массакүләм мәгълүмат чараларына биргән интервьюсында Казан-Богородице мәхәлләсе протоиерее Сергий. - Әлеге икона каршында преподобный Серафим Саровский илебезнең, Россия халкының иминлеге хакына гыйбадәт кылган. Ул исәп буенча шәһәребездәге өченче чиркәү булачак. Бу чиркәүгә йөрүчеләр саны арту һәм бигрәк тә бәйрәм көннәрендә гыйбадәт кылулар үткәрү өчен шартлар булдыру белән бәйле.
Рус православие чиркәвенең Изге синоды карары белән респуб­лика территориясендә өч епархия булдырылган, Чистай берсенең үзәге булды. Төзелеш өчен урын очраклы гына сайланмаган, иң башта әлеге урам шәһәрдә иң беренче төзелгән чиркәү исеме буенча Архангел Михаил хөрмәтенә Архангельская дип аталган.
- Чиркәү төзү - Виктор Васильевичның "Чис­тай - 2020" муниципаль программасын тормышка ашыруга керткән өлеше,- дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы депутаты В.Смыковның ярдәмчесе В. Пещеров.- Скарятинский бакчасын реконструкцияләү төгәлләнә, эчке эшләр тәмамланганнан соң яңа чиркәү изгеләндереләчәк. Аның территориясе архитектур ансамбльнең бер өлеше булачак. Үзәк урамның йөзе дә сизелерлек үзгәрәчәк, шул ук вакытта сәүдәгәрләр шәһәренең тарихи үзенчәлекләре дә исәпкә алыначак.
Проектны һәм төзелеш эшләренең тулы цик­лын "Ямашнефть" НГДУ белгечләре башкара, гөмбәзләрне Виктор Смыков заказы буенча Чиләбедәге "Купол" фирмасы осталары ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев