Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уйлап табуга хәйләкәр яки тузан суырткычлар һәм магнитлар ничек күршеләрнең кесәсенә керергә ярдәм итә

ОДН проблемасы республика һәм җирле дәрәҗәдә тикшерелә торган иң кискен проблемаларның берсе булып кала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларыннан килеп туган хәлне чишүләрен таләп итте.

Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында махсус комиссияләр оештырылды, алар иң югары ОДН проценты теркәлгән (гомуми куллану хезмәтләреннән 20 процентка артыграк) күп фатирлы торак йортларны тикшерә башлаячак­лар. Чистайда югары ОДНга тикшерү буенча берничә төркем оештырылды. Аларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев, аның урынбасары Руслан Хөснуллин, "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, муниципаль район башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Ольга Заглядова җитәкчелек иттеләр. Исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тикшерү буенча рейдка алар белән бергә "Торак комплекс" фирмасы, полиция, салым инспекциясе, суд приставлары хезмәте, исәп-хисап үзәге хезмәткәрләре чыкты.
Җиләк-җимеш питомни­гы урамындагы 8 нче йортта яшәүчеләр муни­ципаль район баш­карма комитеты җитәк­чесе Марат Гобәев җитәк­челегендәге комиссия вәкилләре килгәч исләре китте, 16 фатирлы йортта су белән тәэмин итү буенча зур ОДН күргәч, комиссия әгъзалары үзләре тагын да күбрәк шаккаттылар. Бөтен фатирларны да тикшереп чыккач, хәл тиз чишелде. Йортта яшәүче П.ның берничә ел дәвамында белә торып су исәпләгеч күрсәткечен киметүе ачык­ланды, бу аңа су өчен минималь күләмдә түләү мөмкинлеге биргән. Ул барлыгы 505 кубометр су өчен түләмәгән - бәясен үзегез исәпләп чыгара аласыз. Һәм шундый алдан күрүчән кешеләр җитәрлек ачык­ланган. Нәтиҗәдә, намуслы яшәүчеләр зыян күрә, алар үзләре һәм "теге егет өчен" түләргә туры килүен берничек тә аңлый алмыйлар.
Димәк, югары ОДН сәбәпләре, яшәүче­ләр­нең исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен үз вакытында тапшырмаулары яки чынбарлыкта күрсәткечләрне киметеп күрсәтүләре.
Муниципаль район баш­карма комитеты җитәк­чесе урынбасары Руслан Хөснуллин үз төркеме белән К. Маркс урамындагы 82А йортка килде (рәсемдә). Биредә дә зур ОДН булуы ачыкланган, ул хәтта 70 проценттан артып киткән. Яшәүчеләр белән сөй­ләшү нәтиҗәсендә (алар торакчылар эшенә дәгъва белдергәннәр) кайбер фатирларда хуҗалар булмавын, ә квартирантлар яшәвен, соңгыларының исә исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тапшырырга ашыкмаулары ачыкланган. Кешеләр канәгатьсезлек белдерәләр, аларның дәгъвалары аңлашыла да, хуҗалар яшәмәүче кайбер фатирлар полиция һәм салым инспекциясе тарафыннан исәпкә алынган, димәк, бу йортта ОДН минимумга калыр дип өметләнәбез.
-Без югары ОДН проблемасын аерым контрольдә тотабыз, - дип аңлата бердәм исәп-хисап үзәге директоры Светлана Терентьева. - Электр белән тәэмин итү буенча бездә 17 проблемалы йорт, кайнар су белән тәэмин итү буенча ике йорт ачыкланды. Салкын су буенча хәл иң катлаулысы, биредә Чистай республика муниципаль берәмлекләр кисешендә - "кызыл зона"да тора. 55 проблемалы йорт ачыкланган, аларның күп өлешен ТСЖ һәм ЖСКлар тәшкил итә. Муниципаль власть йортлар буенча җаваплы кешеләрне җыйды, аларга югары ОДНны киметү буенча эш алып бару өчен күрсәтмә бирелде.
Март аенда электр белән тәэмин итү буенча 6 йортта югары ОДН ачыкланган, су белән тәэмин итү буенча да шулкадәр үк йорт. Кайбер фатирларда струбциннар ачыкланган, алар исәпкә алу приборлары эшен туктатып тору мөмкинлеге бирә, шулай ук тузан суырткычлар һәм магнитлар да эшли. Кем әйтмешли, уйлап табуга хәйләкәр дә бит, тик менә калган яшәүчеләр кызганыч, алар менә шундый "уйлап табулар өчен" үз акчаларын түләргә мәҗбүрләр. Шуңа да ОДНны киметү буенча эш бары тик барлык яшәүчеләр дә торакчылар белән бергә ресурсларны урлау очракларын ачыклау белән шөгыльләнсәләр генә үз нәтиҗәсен бирәчәк. Чистай шәһәрендәге күп фатирлы кайбер йортларда эш җайга салынган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев