Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укучылар һәм укытучылар өчен туган як тарихы

"Туган як тарихы" курсы программаларын һәм укыту-методик комплектын эшләү буенча инициатив төркем тарафыннан материал җыю, системалаштыру, җайлау буенча зур эш төгәлләнде. Укучыларга һәм укытучыларга исәпләнгән иҗади проектны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында һәм мәгариф үсеше институтында расларга кирәк.

Укыту-методик комплект әзерләү белән шөгыльләнүче төркем составына "Экскурсоведение" берләшмәсе җитәкчесе, 1 нче лицейның өстәмә белем бирү педагогы Ирина Бодрова, тарих укытучылары - Елена Маркина, кадетлар мәктәп-интернаты Анна Орлова, 3 нче гимназия, Галина Капитонова, кадетлар мәктәбе (рәсемдә). Алар "Киләчәк" "Будущее" 2010-2015 елларда ТРда мәгариф үсеше стратегиясен тормышка ашыру кысаларында уздырыла торган "Туган як тарихы" курсы программаларын һәм укыту-методик комплектын эшләү буенча республика конкурсында катнашучылар. Бу тема муниципаль районда игълан ителгән ТРда Тарихи-мәдәни-мирас елында һәм Иҗат итү елында актуаль.
Авторлар коллективы үзләре каршында туган як тарихы үсешен булдыра алганча борынгырак заманнардан бүгенге көннәргә кадәр чагылдыру максаты куйганнар. Проект өстендәге эш барышында ТР фәннәр академиясе Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Наил Нәбиуллинның басмалары, популяр басмалар һәм фәнни хезмәтләр, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының фәнни-тикшеренү һәм эзләнү эшчәнлеге, археологик экспедицияләре барышында тупланган, музейлар һәм архивлардан алынган белешмәләр, чистайлыларның шәхси архивларыннан материаллар, безнең газетаның төрле еллардагы басмалары кулланылган.
Туган якны өйрәнүчеләр, "Нур" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт зур мәгълүмати, "Бетар" компанияләр төркеме директоры Владимир Зайцев һәм фирманың техник үсеше буенча директор урынбасары Антон Зайцев матди ярдәм күрсәттеләр. Проект рецензенты - Б.Пастернак музееның өлкән фәнни хезмәткәре Рафаил Хисамов.
Комплектның состав өлеше булып 7-9 сыйныфлар өчен укыту-методик пособие тора, ул 1 нче лицейда, 3 нче гимназиядә, кадетлар мәктәп-интернатында, кадетлар мәктәбендә тикшерү узачак. Авторлар "Чистай тарихы" инновацион белем бирү программасы тарихи, рухи традицияләрне, район территориясендә яшәүче халык вәкилләренең мәдәниятен һәм телләрен сакларга һәм үстерергә, толерантлык һәм гражданлык позициясе тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышаналар. Шулай ук җәмгыятьнең игътибарын, гомумән, безнең тамырларыбызга юнәлдерер, тарихның төрле периодларында кече Ватанның ролен, хәйриянең, төрле халык вәкилләренең дус, күрше мөсәбәбәтләрен, дини конфессияләрнең иң яхшы традицияләрен бәяләргә мөмкинлек бирер.
Укыту-методик комплект әзерләү барышында яңа белешмәләр алынган, кайбер тарихи, рухи мирас объектларының урнашу урыны билгеләнгән, безнең узганыбызны өйрәнүдә һәм аңлауда тагын бер адым ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев