Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда алдынгылар арасында булырга тиеш

Муниципаль район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе җирлекара мәдәни-ял итү комплексында узды. Аның эшендә муниципаль район җитәкчелеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Ершова, ТР Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең өлкән киңәшчесе Аркадий Семенычев, ТР Дәүләт Советы депутатлары Валерий Васильев, Виктор Смыков, ТРның икътисад министры...

Катнашучыларга 2010-2015 елларда ТРда мәгарифне үстерү стратегиясе проектын тормышка ашыру турында сөйләүче видеофильм тәкъдим ителде. Муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин районның социаль-икътисадый ресурсын булдыручы система буларак муниципаль районда мәгарифне үстерү турында доклад белән чыкты. Ул быел мәгариф системасының 355 хезмәткәренең аттестация узуын, 3 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алексей Тихоновның "ТРның ел укытучысы - 2012" республика конкурсы призеры, "Безнең иң яхшы укытучы" республика конкурсында җиңүче булуын билгеләп үтте. 1нче лицейның инглиз теле укытучысы Ольга Позмогова Англиядә стажировка узу мөмкинлеге алды. ТРда Тарихи-мәдәни мирас елы һәм муниципаль районда Иҗат итү елы кысаларында дүрт уку йортында 7-9 сыйныфта укучылар өчен Чистай укытучылары төркеме тарафыннан эшләнгән укыту-методик ярдәмлекне сынау булачак. 131 укытучы төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Укучыларның олимпиадалардагы, конкурслардагы нәтиҗәләре яхшы, БДИ күрсәткечләре дә сизелерлек яхшырды, гомуми белем бирү учреждениеләренең матди-техник базалары камилләшә, алар "Дәрестән соң мәктәп" проектын тормышка ашыруга актив кушылалар.
Татьяна Ершова грант проектларында катнашучы чистайлыларның активлыгын билгеләп үтте. 56 кеше җиңүче булды, аларның яртысы диярлек икенче тапкыр.
Илдус Әхмәтҗанов аудиториягә мөрәҗәгать итеп укытучылар эшенең нәтиҗәлелеген ассызыклап үтте. Чистайлылар рейтинг таблицасының уртасында торалар, республикада алдынгы позицияләрне алу өчен бөтен мөмкинлекләр бар.
Традиция буенча Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗановның, ТР Дәүләт Советы депутаты В. Смыковның исемле премияләрен, РФ, ТР Мәгариф һәм фән министрлык­лары Мактау грамоталарын, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты һәм сәяси советының Рәхмәт хатларын, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгеләрен тапшыру булды, ике кешегә "РФ мәгарифенең мактаулы хезмәткәре" дигән исем бирелде. Наталья Таркаева исемле премияләр тапшырды. Муниципаль конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар, шул исәптән ТР Дәүләт Советы депутаты В.Смыковтан, ЮХИДИ бүлеге уздырган конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Уку йортларына һәм укытучыларга армиягә чакырылучы яшьләрне уңышлы әзерләүләре өчен РФ Оборона министры А.Сердюковның Рәхмәт хатлары тапшырылды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына букчалар тапшыру булды.
Чирек гасыр 6 нчы мәктәп белән җитәкчелек иткән Г.Гозәерова адресына рәхмәт сүзләре яңгырады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев